Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы мәрхүм имамнар рухына багышланган мәҗлес уздырды

25 март 2014 ел 20:46

Бүген мөфти аксакал имамнар белән бергә мәрхүм дин әһелләре рухына багышлап догалар кылды.  "Ярдәм" мәчетендә Аксакаллар шурасы әгъзасы мәрхүм Рифкать хәзрәт Насыйбуллинның җидесе уңаеннан мәҗлес оештырылды. Мәҗлестә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Аксакаллар шурасы рәисе, Нурлат районы имам-мөхтәсибе айрат хәзрәт Әюпов, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Хәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин, Казанның "Солтан" мәчете имамы Камил хәзрәт Бикчәнтәев һәм башкалар катнашты. 

Мәҗлес Коръән укып башланды. Аннары Камил хәзрәт гомернең бик кыска булуын, сизелмичә үтеп китүен искәртеп, ахирәт тормышына әзерлек хакында вәгазь сөйләде. Мөфти иң кыен чорларда да, дин тыелган вакытларда да башкаларны иманга чакырган һәм бүгенге буынга халкыбызның традицион дини кыйммәтләрен тапшыра алган татар имамнарын истә тотарга чакырды. Аннары исә бакыйлыкка күчкән барлык имамнар рухына багышлап догалар кылынды. 

Мәҗлес барышында өлкән яшьтәге дин әһелләре үзләренең танылган татар хәзрәтләрендә укуларын искә төшерделәр. Аксакаллар мөфтигә бик күп шәкертләр тәрбияләгән мәгълүм татар имамнарына багышланган биографик очерклардан торган китаплар чыгару кирәклеге хакында әйттеләр. Яшь буын аларның дини эшчәнлекләре хакында белергә тиеш. Аксакаллар сүзен күтәреп, мөфти Камил хәзрәт  Илдар хәзрәткә Татарстанның танылган имамнары биографияләре җыентыгын әзерләүне йөкләде. 

Мәҗлес ахырында Илдар хәзрәт мөфтигә "Ярдәм" мәчетенең "Зурказан" типографиясендә эшләнгән, нәзарәт туграсы төшереп ясалган сәгать бүләк итте.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/12632

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана