Шәкертләр олуг галим Марсель Әхмәтҗанов белән очрашты

25 март 2014 ел 15:49

Бүген “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре беренчеләрдән булып олуг галим Марсель ага Әхмәтҗановны юбилее белән котладылар. 26 мартта танылган тарихчы, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, йөзләгән фәнни хезмәт авторы Марсель Әхмәтҗановка 75 яшь тула. Шул уңайдан мәдрәсәдә галим белән очрашу үткәрелде.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин: “Марсель абый безнең мәдрәсәбезнең якын дусты. Гомер буе халкыбызга хезмәт иткән зур шәхеснең киңәшләре, тәҗрибәсе белән уртаклашуы, тарихыбызны өйрәтүе бик тә зур сабак. Безнең аңа хөрмәтебезне тагын бер кат  белдереп, гомер бәйрәме белән котлыйсыбыз, аралашасыбыз килде. Профессор Наил ага Таһировның да бүгенге очрашуга килүе ул, шәкертләребезгә галимлек, гыйлем туплау юлын үрнәк итеп күрсәтү булып тора”, - диде.

Ильяс хәзрәт, рухи мирасыбызны тәшкил иткән кулъязмаларны өйрәнүче зур белгеч  Марсель абыйга туган көне белән котлап, борынгы кулъязма нөсхәләрен бүләк итте. Белгәнебезчә, ул күп сандагы дин әһелләренең нәсел-нәсәбен өйрәнгән, шәҗәрәләрен төзегән галим. Шәкертләр белән очрашу вакытында да шәҗәрәләрне өйрәнергә, шәҗәрәләр аша тарихыбызны белергә чакырды.  

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана