Бүген “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре беренчеләрдән булып олуг галим Марсель ага Әхмәтҗановны юбилее белән котладылар. 26 мартта танылган тарихчы, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, йөзләгән фәнни хезмәт авторы Марсель Әхмәтҗановка 75 яшь тула. Шул уңайдан мәдрәсәдә галим белән очрашу үткәрелде.
Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин: “Марсель абый безнең мәдрәсәбезнең якын дусты. Гомер буе халкыбызга хезмәт иткән зур шәхеснең киңәшләре, тәҗрибәсе белән уртаклашуы, тарихыбызны өйрәтүе бик тә зур сабак. Безнең аңа хөрмәтебезне тагын бер кат белдереп, гомер бәйрәме белән котлыйсыбыз, аралашасыбыз килде. Профессор Наил ага Таһировның да бүгенге очрашуга килүе ул, шәкертләребезгә галимлек, гыйлем туплау юлын үрнәк итеп күрсәтү булып тора”, - диде.
Ильяс хәзрәт, рухи мирасыбызны тәшкил иткән кулъязмаларны өйрәнүче зур белгеч Марсель абыйга туган көне белән котлап, борынгы кулъязма нөсхәләрен бүләк итте. Белгәнебезчә, ул күп сандагы дин әһелләренең нәсел-нәсәбен өйрәнгән, шәҗәрәләрен төзегән галим. Шәкертләр белән очрашу вакытында да шәҗәрәләрне өйрәнергә, шәҗәрәләр аша тарихыбызны белергә чакырды.