“Ак мәчет” мәдрәсәсендә - фәнни-гамәли конференция

17 март 2014 ел 21:01

15 мартта Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте” дигән темага фәнни-гамәли конференция булды. Аның эшендә ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең I урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр җитәкчелегендә нәзарәт хезмәткәрләре, Казан, Уфа, Чаллы югары уку йортлары галимнәре, мәдрәсә ректорлары, имам-мөхтәсибләр, имамнар катнашты. Быелгы ошбу чараны  былтыр мәдрәсәдә  “Ак мәчет”нең 20 еллыгы уңаеннан шушы ук тема буенча уздырылган конференциянең дәвамы итеп тә карарга була иде. Фикер алышулар башлыча өч юнәлеш буенча барды: Ислам динен тотучыларның башка конфессия вәкилләре белән килешеп яшәве, мөселманнар арасындагы үзара тынычлыкны, бердәмлекне тәэмин итү, җәмгыять нигезе булган гаилә институтын ныгыту һ.б. 


Конференция эшендә  катнашучылар пленар утырыштан соң өч секциягә бүленеп эшләделәр Соңыннан аларның эшенә йомгак ясалды. Уртак сөйләшүгә нәтиҗә итеп  “Ак мәчет” мәдрәсәсе ректоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли  конференцияне булган проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләү чарасы  дип атады.


Конференция югары дәрәҗәдә узды. Анда катнашучылар методик материаллар белән дә тәэмин ителделәр.
 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана