Төрмә тәрбия йорты да була ала

17 март 2014 ел 10:53

Аллаһыга юлны һәркем үзенчә сала. Кемдер әбисе йә бабасына ияреп, кемдер тормыш сынавыннан җиңеллек сорап мәчеткә юл ала. Әле тагы тимер рәшәткә артына барып эләккәннәр арасында да Җәнабел-Хакны бер дип таный башлаучылар бихисап икән...

Татарстанда 9 колония бар. Казанда 18нче, 19нчы, 2нче һәм 9нчы колониялар, Питрәч районының Пановка бистәсендә 3нче колония, Яшел Үзән районында 5нче колония, Әлмәттә 4нче колония, Түбән Кама шәһәрендә 1нче һәм Минзәләдә 10нчы колония урнашкан. Шуларның һәрберсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең вәкилләре дин-исламга өндәү буенча игелекле эш алып бара. Бу уңайдан Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров белән  әңгәмә кордык.

- Кама аръягы төрмәләренә атнага бер мәртәбә, Казан тирәсендәгеләргә исә ешрак та Диния нәзарәтеннән бер имам бара. Анда ул тоткыннарга дәресләр уздыра, лекцияләр укый. Бигрәк тә без әдәп-әхлакка, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормышына, күркәм холкына, яшәү рәвешенә басым ясыйбыз. Аның тормышыннан үрнәкләр китерәбез, сәхабәләр турында сөйлибез. Күп төрле сорауларына җаваплар бирергә тырышабыз, - дип башлады сүзен хәзрәт.

- Нияз хәзрәт, сезгә күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр соң?

- Биредә мөселманнар да бар һәм иректән мәхрүм ителгәч, мөселман диненә күчүчеләр дә, хәттә рус егетләре дә очрый. Алар төрле сораулар бирә, иман, фикыһ мәсьәләләре белән кызыксына. Без аларга китаплар алып барабыз. Шул китапларны укып чыкканнан соң, аңлашылмаганнарын янә сорыйлар инде.

- Төрмәгә эләккәнче мөселман булганнары да бар мени?

- Колониягә эләккәнче дә үзләрен иманлы, мөселман дип санаучылар бар. Колонияләрдә төрле җинаять кылган өчен утыралар. Кемдер урлап, кемдер наркотиклар сатып эләккән... Шуны әйтәсем килә: алар дин әһелләрен бик көтеп алалар, без килгәч шатланалар, һәр сүзне игътибар белән тыңлыйлар, барысы да чыгып озатып калалар.

- Колония башлыкларыннан еш кына төрмәдә утыручыларга күп очракта рухи терәк кирәк, дингә килгән тоткыннарның тәртибе дә үзгәрә, амнистиягә эләгеп тизрәк чыгып та китәләр дигәнне ишетергә туры килә.

- Чыннан да шулай, дини дәресләргә, мәчеткә йөрүчеләр арасында төрмә тәртипләрен бозучылар күпкә азрак. Статистика буенча мәчеткә йөргән тоткыннар, төрмәгә кире әйләнеп кайтмый. Йөз проценттан бәлки бер проценты кайтадыр...

- Хәзрәт, төрмәдә мәчеткә йөргән мөселманнар иреккә чыккач та дин юлын дәвам итәләрме соң?

- Без аларның кайберәүләре белән аралашабыз. Гаиләле булмаганнары мөселман гаиләләре дә корып җибәрә, хәләл кәсеп тә табалар. Күңелендә иман нуры булганнарга иреккә чыккач та үз-үзләрен табарга, җәмгыятькә яраклашырга җиңелрәк.

- Чыннан да, кемнәр өчендер төрмә тормыш мәктәбе булырга да бик мөмкин...

- Пәйгамбәрләр тарихына күз салсак, хәтта аларның да төрмәләрдә утырганлыгы мәгълүм. Мәсәлән, Йосыф галәйһиссәлам зиндан язмышы кичергән. Төрмәдән чыгып нинди дәрәҗәгә ирешкән ул! Мәхбүслеккә кул селтәп кенә карарга ярамый, төрмә ул адәм баласын тәрбия кылырга да бик мөмкин. Ул бик зур тормыш мәктәбе. Минем бер хөрмәтле остазым бар. Без аның белән колонияләрдә эшләү турында фикерләшкән идек. Куркыныч булмас микән дигәнрәк сорау да бирдем. Ә ул: “Юк, бу юнәлеш синең өчен куркыныч түгел. Бу - бик изге эш, төрмә кешене тәрбияли. Күп кенә кешеләр төрмәдән чыгып, изге юлга басалар, төзәләләр, үзгәрәләр...”, – диде. Шәхсән үземнең, нәзарәттә колонияләр белән эшләргә керешкәнче үк, андый танышларым бар иде. Алар таш капчыкка килеп эләккәнче хәтәр, абруйлы бандитлар иде. Ә менә Аллаһының рәхмәте белән төрмәдән алар тәрбияләнеп чыкты. Мөселман гаиләләре корып, Коръән кушканча көн итәләр. Шул дусларым арасында хәттә рус егете дә бар. Ул Сәлим дигән саф исламча исем алды.

- Һәр нәрсә Аллаһы кушуы буенча, адәм баласының башыннан бер бөртек чәч тә төшми дибез. Димәк аларның кызыктыргыч юлдан китеп төрмәгә килеп эләгүендә дә берәр хикмәт бардыр?

- Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире дип әйтәбез без моны. Безнең хәтта тоткыннарның үзләреннән дә: “Мин монда кергәч, күп нәрсәне аңлый башладым. Хаталанганымны, күп гөнаһлар кылганымны төшендем, мин төзәлергә, камилләшергә телим”, - дигәнен ишеткәнебез бар. Аларның рухи яктан сусаганлыклары сизелеп тора. Мәгълүматлы булырга, калеб күзләрен ачарга, чын күңелләреннән үзгәрергә телиләр.

- И, төрмәдәгеләрнең мәчеткә йөрүләренә нигә исегез китә, алар бит тормышын җиңеләйтү өчен генә йөриләр, диючеләр дә бар...

- Төрмәдә яраклашу гадәте бар, анысы. Мәчеттә чиста, җылы, тыныч. Мәсәлән, Рамазан аенда без колонияләрдә ифтар мәҗлесләре уздырырга тырышабыз, күчтәнәчләр илтәбез. Менә бу мәҗлесләрдә ураза тотмаучы тоткыннар да катнаша. Андыйлары да йөрсен. Дини атмосфераны күреп, хәзрәт вәгазьләрен ишетеп, бәлки уңай якка үзгәрерләр.

Төрле чаралар оештырабыз, конкурс, викториналар уздырабыз. Ислам нигезләре, Коръән уку, гарәп теле буенча бәйгеләр үткәрәбез. Ике-өч ай алдан китаплар укырга тәкъдим итәбез. Шул китаплардагы мәгълүмат нигезендә сораулар төзелә. Бүләкләр дә бирәчәкбез дип әйткәч, алар бик ныклап әзерләнәләр. Андый бәйгеләрдә үзем дә жюри буларак катнашам. Гарәп теле һәм ислам нигезләре буенча узган бәйге нәтиҗәләрен күреп шаккаттым, гаҗәпләндем. Әйтик, менә Яшел Үзән районында урнашкан 5нче колонияне алыйк. Биредә беренче тапкыр җинаять кылучылар утыра, катгый режим. Ул үрнәк төрмәләрдән санала. Андагы тоткыннар гарәп телен икенче курста укый торган шәкертләр дәрәҗәсендә белә! Аның мәчетенә 160лап тоткын йөри. Бу - бик зур сан, җитмәсә, ул әле арта бара. Чагыштыру өчен башка җирләрләрдә 20-25 тоткын җыела.

- Алар арасында югары белем алганнары да шактыйдыр?

- Кемнәр генә юк - юрист, икътисадчы, төзүчеләр дә бар. Шул ук 5нче колониядә төзелә торган мәчет исең китәрлек. Шундый матур, андый мәчетләрне хәттә шәһәрләрдә дә сирәк очратасың. Аерым бина булып салынган, хәзер икенче катын төзиләр (ул бер катлы гына иде). Хәзер беренче катта намаз укыйбыз, ә икенче катта ниятебез - уку бүлмәләре урнаштыру. Шунда Коръәнне укырга, ятларга өметләнәләр. “Безнең вакыт күп. Хәттә Коръән хафиз булып та чыгарбыз, инша Алла!” – диләр. Ә бәйгеләр уздырганда Россия ислам институтының Коръән хафизлар әзерләү үзәгеннән мөгаллимнәр чакырабыз. Үзәкнең җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров та килә.

- Мөселман тоткыннар төрмә җитәкчелегенә кыенлыклар тудырмыймы? Колония хакимиятенә өстәмә мәшәкать дигән сүз бит бу.

- Төрмә җитәкчелеге һәм Диния нәзарәте, мәчетне төзекләндерү, мөселман кардәшләребез өчен шартлар тудыру буенча бергәләп эшли. Чараларны алдан ук Җәзаларны үтәү идарәсе белән килешеп куябыз. Шундый бәйгеләрне бөтен колонияләрдә уздырырга тырышабыз. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, һәрбер колониядәге мәчеттә тоткыннар арасыннан имам билгеләнә. Аны нәзарәт вәкилләре киңәшләшеп башкара. Әгәр дә без бу мәсьәләне карамасак, алар белемсез, тәҗрибәсезләрне дә сайларга мөмкиннәр бит. Андый имамны сайлап куйганчы, без башта аның белән сөйләшәбез. Тәҗрибәсе, белеме бар икән, андый кандидатураны хуплыйбыз.  Аларга әле безнең тарафтан шәһадәтнамә дә тапшырыла.
Төрмәләрдә җомга вәгазьләре уздырырга тырышабыз. Казан тирәсендәге колонияләрдә айга икешәр тапкыр да үтә. Әле без мөһаҗир-эмигрантлар белән дә эшлибез. Махсус кешебез бар. Ул эмигрантлар белән эшли, Вьетнам базарындагы гыйбадәтханәдә үзбәк, таҗикларны җыеп, дәрес бирә.

- Мөселман тоткыннарны дини китаплар белән тәэмин итеп торасыздыр?

- Яңа чыккан дини әдәбиятны һәрвакыт төрмәгә китерергә тырышабыз. “Хузур” нәшриятында басылган (гарәп телендәгеләрдән тыш) китапларны тоткыннарга да алып барабыз. Алар өчен махсус видео язмалар да эшләргә исәплибез. Интернет мәдрәсәдә (сайтның адресы http://baytalhikma.ru/) мөһим булган видео дәресләрне сайлап яздырып алырга ниятлибез. РИИның Исламны өйрәнү үзәгендә хәлифәт, исламның башка дин вәкилләренә, гореф-гадәтләргә мөнәсәбәте турында һ.б. брошюралар әзерләнде. Ул китапчыкларда бөтенесе дә дәлилләр белән аңлатылган. Аларны тиздән барлык колонияләргә кертәчәкбез.
Камил хәзрәт килгәннән соң төрмәләр белән эшләү тагы да җанландырылды, активлашты. Колонияләргә игътибар бик кирәк. Бу юнәлешне игътибарсыз калдырсак, анда чит агымнар, чит фикерләр таралачак.

- Нияз хәзрәт, сез шактый катлаулы вакытта дин мәйданына килдегез...

- Без бит мөселманнар, Аллаһының рәхмәтенә өмет итәбез. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Раббыгызның рәхмәтенә өметләрегезне өзмәгез”, – дип әйтә. Хәрәкәттә бәрәкәт, без динебезне таратырга тырышабыз, халкыбызга иман байлыгының матурлыгын, гүзәллеген аңлатырга омтылабыз. Без сынаулардан, төрле гайбәтләрдән курыкмыйбыз, чөнки иманның алты шарты бар: Аллаһка ышану, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның пәйгамбәрләренә, ахирәт көненә, тәкъдирнең (язмышның) яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына ышану. Бүгенге көндә динебезне халыкка җиткерү өчен дин әһелләренә шәригатьне генә түгел, дөньяви фәннәрне дә белү бик мөһим. Хак шәригатьне җиткергәндә күбрәк ысуллар куллану өчен зарур. Бүгенге дәгъвәтче гарәп телен генә түгел, үз туган телен дә, тарихын да белергә тиеш. Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк.


Мөршидә КЫЯМОВА

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана