Имамнарга белем бирү дәвам итә

12 март 2014 ел 15:01

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

24 февраль – 6 март көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан авыл-шәһәрләренең мәчетләрендә хезмәт куючы имамнарның белемнәрен арттыру курслары булып узды.

Әлегедәй курслар республикабызда инде матур традициягә әверелде һәм файдасы да гаять зур. 2013 ел дәвамында курсларда олысы да яше дә белем алган булса, яңа елдан төп игътибар яшь имамнарга бирелә.

Чөнки 2013 ел дәвамында һәм 2014 ел башында 35 яшьтән яшрәк булган 100 якын имамга Татарстанның диния нәзарәте тарафыннан бер кешегә 180 мең сум күләмендә грант бүлеп бирелде. 2014 елдан башлап квалификацияне күтәрү курсларында белем алу бәхетенә нәкъ менә шул грант ияләре иреште һәм ирешәчәк, ИншаАллаһ.

Икенче агым шәкертләр арасында мин фәкыйрегез дә булдым, 10 көн дәвамында белем алып, шул курслар белән бәйле вакыйгалар үзәгендә кайнадым. Шул вакыт эчендә алынган тәэсирләр, тупланаган фикерләремне сезгә дә җиткерәсем килә, файдалы мәгълумәтләр булыр, дип ышанам.

Бер караганда, күпме вакыт инде ул 10 көн, ул вакыт аралыгында нәрсәгә генә өйрәнеп була инде кебек. Әмма дөрес итеп оештыра белгән очракта әлеге 10 көн файдалылыгы буенча бәгъзе вакыттагы 10 атнага торырга мөмкин икән. Мин катнашкан курслар шуның ачык дәлиле булды.

Укуларның башланып китүе дә гадәти булмады, ә 3 сәгатьлек психологик тренинг белән старт алды безнең курслар. Шәхсән минем өчен бу үзем катнашкан беренче шундый тренинг булды һәм бик тә ошады. Тренингны КФУның психология факультетыннан килгән белгечләр үткәрде.

Тренинг дәвамында без үзебез белән таныштырдык, бер-беребез белән аралаштык, төрле психологик күнегүләр эшләдек.

Алга таба исә төрледән-төрле файдалы дәресләр керде: “Ислам Гакыйдәсе”,  “Мирас”, Психология, Риторика (ораторлык осталыгы), “Исламдагы дини агымнар һәм секталар”, “Ислам гаилә кануннары (семейное право)” “Хокук (правоведение)”, “Дәгъвәт нигезләре”, “Татар халкының тарихы” кебек фәннәрдән белем алдык.

Әлбәттә, һәр фән безнең өчен бик мөһим иде, игътибар белән остазларыбызның сөйләгәннәрен тыңладык һәм истә калдырырга тырыштык.

Шул фәннәр арасында психология һәм риториканың да булуы сезнең дә игътибарыгызны җәлеп итми калмагандыр. Нигә кирәк соң имамнарга әлеге фәннәр?

Барысы да бик гади. Чынлыкта, имамнар өчен әлеге фәннәрнең әһәмияте бик зур, чөнки без кешеләр белән эшлибез, кеше авыр вакытта киңәш сорап, теләктәшлек эзләп имамнар янына килә һәм шул вакытта кешеләрне тыңлый белү, аларга Исламда булган хикмәтле белемнәрне – проблемаларны чишу ысулларын кешегә аңлашылырлык итеп җиткерә белү мөһим. Психология фәне нәкъ менә кешеләрне аңларга өйрәтә дә инде.

Имам шулай ук Ислам динен таратучы дәгъвәтче дә булып тора, дини йолаларны үтәүче бер рухани гына түгел. Дәгъвәт исә, халык алдында чыгыш ясау белән бәйле, җомга вәгазләре, мәҗлесләрдә вәгазләр, кичке укулар вакытында күп санлы тыңлаучыларга үз фикереңне ачык итеп аңлатып бирә белү осталыгына өйрәнү кирәк.

Менә шулай кыска гына вакыт эчендә имамнарга төрле фәннәрдән белемнәр бирделәр, оештыручыларга һәм остазларыбызга Аллаһның Рәхмәте булсын!

Әлбәттә инде, коллективыбыз турында, 10 көн дәвамында парта артына утырып белем алган дусларым турында беләсегез киләдер.

Әлеге икенче агым курсларда  Чаллы, Лениногорск, Буа шәһәрләреннән, Саба, Тукай, Теләче районнарыннан килгән имамнар – барлыгы 11 кеше белем алдык. Без баштан ук дуслашып, бер туганнар кебек булдык, шулай тиз бердәмлеккә ирешүебезгә психологик тренингның да тәэсире булмый калмагандыр. 10 көн дәвамында аралаштык, фикер алыштык, эш тәҗрибәләребез белән уртаклаштык.

Шулай итеп бу курслар безнең өчен белем чыганагы гына булып калмады, ә яңа дуслар табарга да булышты.

Әлбәттә, безнең эшчәнлек белем алу белән генә чикләнеп калмады. Хокук саклау өлкәсендә эшләүче белгечләр белән очрашу булды, Җомга көнне Казанның “Ярдәм” мәчетенә бардык, 3 март көнне түгәрәк өстәл булып узды.

“Ярдәм” мәчетендә булу зур тәэесирләр калдырды. Күпләргә мәгълүмдер, “Ярдәм” гадәти генә мәчет түгел, ә күрмәүче мөселман кардәшләребезгә белем бирү, укыту үзәге дә. Казанда булсагыз ул мәчеткә барып кайтырга киңәш итәм, вакытыгызны бик файдалы үткәрәчәксез, курмәүче кардәшләребезнең тырышлыгына, сабырлыгына исегез китәчәк, күңелегез тулачак.

3 март көнне узган түгәрәк өстәл дә игътибарга лаек. Әлеге фикер алышуга Диния нәзарәтеннән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, журналистар, “Хозур” нәшриятыннан белгечләр һәм ТНВ каналыннан “Нәсыйхәт” тапшыруын чыгаручы Ләйсирә Фазлыева җитәкчелегендә иҗат төркеме килгән иде.

Фикер алышу дәвамында Рөстәм хәзрәт, “Хозур” нәшриятыннан Алмаз әфәнде, ТНВдан Ләйсирә Фазлыева чыгыш ясадылар, без үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттек.

Рөстәм хәзрәт имамнарның җаваплылыгы, мәхәллә каршындагы бурычларны үтәдеңме, юкмы, шул турыда Кыямәт көнендә җавап бирергә туры киләчәге турында сөйләде, Исламны кешеләргә җиткерү өстендә эшләгәндә хәзерге замандагы һәр мәгълүмат чыганагын куллану кирәклеген искәртте. Шулай ук, мөселманнарның проблемалары, аларның чишелеше турында мәгълүмат бирде.

Очрашу барышында ТНВ каналындагы дини тапшырулар белән таныштырдылар, имамнарны эшләгән эшләре турында сөйләргә оялмаска чакырдылар.

Ахырда “Хозур” нәшрияты башлап җибәргән зур хезмәт: эшләп килүче сайтлар, даими чыгып килуче газета-журналлар, дөнья күрәчәк басма китаплар турында сөйләделәр, алга таба булган планнары белән таныштырды. Бу турыда күбрәк беләсегез килсә huzur.ru сайтына кереп карый аласыз.

Имамнардан да тәкъдим-теләкләр булмый калмады. Мәсәлән, Татарстан мәчетләрендә сөйләнүче яңа вәгазләрне бер сайтка җыеп урнаштыру тәкъдиме яңгырады, ни өчен һаман да бөтен Рәсәй күләмендә эшләүче Ислам телевединие каналы булмавы, шундый каналны булдыру буенча ниләр эшләү кирәклеге белән кызыксындык.

Укуга бирелгән 10 көн сизелми дә үтеп китте, 6 март, ә димәк өйләребезгә таралу вакыты да килеп җитте. Уку тәмамланган көнне Диния Нәзарәтеннән Рөстәм Батров катнашында имамнарга сертификатларны тапшыру тантанасы булды.

Менә тагын бер агым курслар шул рәвешле утеп тә китте. Без үзебезгә яңа белемнәр алдык, тәҗрибә уртаклаштык, яңа дуслар таптык, ягъни әлеге курслар ифрат зур файда китерде. Инде безгә шушы алган белемнәребезне Аллаһ юлында кулланып яшәргә насыйп булсын иде, безгә дә, шушы курсларны оештыручы, укытучы кардәшләребезгә дә ике дөнья бәхетенә ирешү насыйп булса иде.

Раил хәзрәт Рашитов

Теләче районы

Югары Мәтәскә авылы имамы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана