Хаҗ бәясе арта

07 март 2014 ел 11:08

Доллар курсының дәвамлы күтәрелүе сәбәпле, хаҗны оештыру бәясе бераз артачак.

Бу 2014 нче елның 27 нче февраленә кадәр акчаларын тулысынча түләп куйган кешеләргә кагылмый, алар өчен аның бәясе үзгәрешсез калачак. 2014 нче елның 28 нче февраль көненә хаҗны оештыру бәясе бер кешегә 155 мең сум булды.

Бәяләргә кагылышлы актуаль мәгълүматларны региональ агентлардан, үзәк офис менеджерларыннан +7 (843) 524-92-10, +7 (843) 200-93-11 телефоннары буенча сорап белергә яки dumrt-haj.ru сайтыннан укырга мөмкин.

Ислам диненең бишенче баганасы – хаҗ гамәлләрен үтәү өчен “ДУМ РТ Хадж”да барлык шартлар, шул исәптән Согуд Гарәбстаны Корольлеге җирлегендә чакта хаҗ дәвамында туклану һәм транспорт чаралары белән тулысынча тәэмин ителү, ир-атлар өчен ихрам киеме, корбан чалу һ. б.  каралган. Ул язма килешүдә (договорда) күрсәтелгән хакны тулысынча түләгәннән соң бернинди дә өстәмә түләүләрне күздә тотмый һәм яшертен рәвештә (договордан тыш) акча җыеп башкарылмый.

Җитәкчелек хаҗилардан бәяләр үзгәрүнең объектив сәбәпләрен аңлауны сорый, хаҗ вә аның гамәлләрен башкару өчен язма килешүне вакытында төзергә һәм акчаны вакытында түләргә тәкъдим итә. Шул рәвешчә эшләгән очракта, сезнең хаҗга гарантияләнгән урыныгыз сакланачак һәм гыйбадәт кылырга бару өчен түләү бәягез дә үзгәрешсез калачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана