“Рамазан” мәчетендә яңа имам

07 март 2014 ел 08:30

“Рамазан” мәчете төзелешен башыннан ахырына кадәр җитәкләгән  Рәвкать хәзрәт Харрасовның йөрәк чиреннән кинәт вафат булуы сәбәпле, 5 мартта  ошбу мәхәлләдә имам-хатыйб вазыйфаларын үтәүче билгеләнде.

Мәхәллә  бу эшне  имам-хатыйбның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Шамил хаҗи Ибәтуллинга тапшырды. Җыелышта Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли имам-хатыйб  алдында торган бурычлар хакында сөйләделәр. Сөйләшүдә Чаллының башка мәчетләре имам-хатыйблары да катнашты. 
 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана