“Рамазан” мәчете төзелешен башыннан ахырына кадәр җитәкләгән Рәвкать хәзрәт Харрасовның йөрәк чиреннән кинәт вафат булуы сәбәпле, 5 мартта ошбу мәхәлләдә имам-хатыйб вазыйфаларын үтәүче билгеләнде.
Мәхәллә бу эшне имам-хатыйбның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Шамил хаҗи Ибәтуллинга тапшырды. Җыелышта Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли имам-хатыйб алдында торган бурычлар хакында сөйләделәр. Сөйләшүдә Чаллының башка мәчетләре имам-хатыйблары да катнашты.