Һәр нигъмәтнең бар хикмәте

07 март 2014 ел 08:26

Дөньяда булган барлык әйберләр дә кирәкле, чөнки аларны Аллаһы Тәгалә хикмәт белән яраткан һәм үз урыннарына куйган. Аллаһы Тәгалә начар әйберне яратмый. Ләкин, кешеләр аны дөрес итеп, ягъни урынлы куллана белмәгәнгә күрә кайбер әйберләрне начар дип сыйфатлыйлар. Мисал өчен – утны алыйк. Ут начар нәрсәме? Утсыз яшәү мөмкинме? Юк, әлбәттә. Утсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Ә бит шул ук ут өйне, төрле биналарны, мунчаны, мәчет һәм чиркәүне яндырып кара күмергәдә әйләндерә ала. Ни өчен соң ут кара күмергә әйләндерә? Чөнки, адәм баласы файда китерә торган утны дөрес итеп кулланмау сәбәпле аны зыянлы әйбергә әйләндерә. Бу вакытта утны без начар дибез. Ә кем гаепле соң? Утны юктан бар итүче Аллаһы Тәгаләме? Әллә утны дөрес итеп кулланмаучы кеше үзе гаеплеме? Әлбәттә, кеше гаепле.

Тагын бер мисал: сүз сөйләү, нотык, әңгәмә. Сүзләрнең барысында Аллаһы Тәгалә яраткан. Кешегә яхшы сүз сөйләсәң аның күңеле күтәрелә, синең сүзләр аңа рәхәтлек бирә. Сүз кешегә шулкадәр нык тәэсир итә, хәтта кайбер сүз чирле кешеләрнең терелеп китүләренәдә сәбәп була. Ә менә начар сүз кешегә зарар итә, аның кәефен кыра, нервларын какшата, чәчләрен агарта, хәтта сүз кешене үтерергә бер сәбәп тә булырга мөмкин. Сүзләрне урынлы кулланганда гына яхшы һәм файдалы нәтиҗә бирә ала. Әгәр син ул сүзләрне җөмләгә салганда начар мәгънә чыгара торган фикер салсаң, син үзең гаепле буласың. Аллаһы Тәгалә начар сүзләр сөйләргә кушмаган. Начар сүзләр начарлыкка алып бара. Без сүзләрне дөрес итеп, вакытында, урынында, хикмәт белән сөйләргә тиешбез. Әгәр сүзләрне урынсыз, вакытсыз, хикмәтсез куллансаң, аның сиңа зарары тияргә мөмкин. Ул чакта син үзең гаепле буласың. Мисал өчен, бер исерек мәчеткә кереп: “Сез ишәкләр, этләр, еланнар”, дип кычкырып халыкны хурласа, мыскылласа яхшымы? Юк, әлбәттә. Яисә бер мөселман мәчеткә кереп халык алдында, хәзрәтнең рөхсәтеннән башка: “Безнең ирекне чиклиләр, безгә каршы көрәшәләр, Коръәнне укудан тыялар”, дип кычкырса яхшымы? Болар барысы да урынсыз, хикмәтсез һәм бик тә зарарлы сүзләр. Беренчедән, Аллаһы Тәгалә йортында имамның рөхсәтеннән башка беркемдә сөйләргә тиеш түгел. Бу законны мөфти дә, хәзрәт тә, мөәзин дә язмаган. Бу законны Аллаһ Тәгалә һәм аннан соң Аллаһының илчесе чыгарган.

Икенчедән, хәзерге вакытта илебездә дин тотучыларга мөмкинлекләр тудырылган. Хаҗга барырга теләгән кешеләргә юл ачык; намаз укыйм дисәң, көнне төнгә ялгап өеңдәме, мәчеттәме– кая телисең шунда укы; зәкәтеңне чыгарам дисәң, рәхәтләнеп чыгар; күпме телисең, шулкадәрле садака бирә аласың. Руза тотучыларның авызларына су каптырып авызларын ачтыручы юк. Коръәннең гарәпчә басмасы һәм Аллаһының сүзе булган Коръәннең татарча, башкортча, русча тәфсирләре кибетләрдә тулып ята. Мин 15 төрле Коръән тәфсиренең кибетләрдә сатылганын күргәнем бар һәм аларның күбесе өйдәге китап киштәмдә бар. Коръәннең татар телендәге тәфсирләре генә дә дүрт төрле, әлхәмдулилләһ.

Корбан чалам дисәң ‑ рәхәтләнеп чал, сиңа беркем каршы килми, теләсәң ‑ көтүе белән чала аласың. Хөкүмәт корбан чалу өчен махсус урыннар бүлеп бирде.

Дин дәресләре алырга теләгәннәргә барлык мөмкинчелекләр дә бар. Беркем дә белем алырга комачауламый. Теләсәң ‑ Татарстандагы, Рәсәйдәге мәдрәсәләргә кереп укый аласың, бик теләсәң ‑ читилләргә барып уку мөмкинлекләредә бар.

Дини китаплар һәм гәҗит-журналларга килгәндә, аларын да рәхәтләнеп чыгара аласың. Бары тик законга каршы язма.

Чит илгә китеп яисә ислам дәүләтләренең берсендә яшәргә теләсәң, сине беркемдә анда китүдән тыймый.

Ә менә без яшь вакытта, моннан 30 ел элгәре, боларның берсендә эшли алмый идек, дип әйтсәңдә дөрес була. Ул чакта мәдрәсәләргә кереп уку хыял гына булды. Дини китаплар, гәҗитләр хакында авыз ачып сөйләп булмый иде. Хаҗга барып хаҗ кылулар турында уйлыйда алмый идек. Ул елларда дин тоткан кешеләргә бик авыр булды. Ә хәзер шатланып, булганына бик риза булып, Аллаһыга шөкер итеп: “Әлхәмдүлилләһ” дип яшәргә генә кирәк.

Мөхтәрәм җәмәгать, ләкин шуны онытырга ярамый: Аллаһы Тәгалә дөньяда яшәгән вакытыбызда: “Сезне сыныйм!” дип әйткән бит. Әллә сез Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үәссәлләмне ничек сынаганын белмисезме? Ибраһим галәйһиссәлләмне Аллаһы Тәгалә ничек сынаганын укып караганыгыз юкмы? Йосыф, Әйюб галәйһиссәлләмнәр хакында ишеткәнегез юкмы? Әллә безгә бернинди дә сынаулар булырга тиеш түгел дип уйлыйсызмы? Без бит Аллаһы Тәгалә бәндәләре. Без Аның сүзенә ышанырга һәм Аның сүзләрен кабул итәргә тиешбез. Без бит Аллаһы Тәгаләгә: “Син безне сынама!” дип әмер бирә алмыйбыз. Ул – Аллаһ, Аның теләге белән сынаулар булды, бар һәм булачакта. Чөнки, сынауларның булачагы хакында Ул Коръәндә әйткән. Сынаулар булганда Аллаһы Тәгалә сабыр итәргә кушып: “Әй, бәндә, сабыр итеп әҗер җый!” дигән. Тормышыбызга шөкер итеп яшәргә кирәк. Байлык, муллык, иминлек бар, әлхәмдүлилләһ.

Кайбер кешеләрнең мәчетләргә кереп: “Безнең ирекне чиклиләр”, дип кычкырып йөрүләре ялган. Мин аларның сүзләренә ышанмыйм.

Мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһының ярдәме белән китаплар яздым, язып торам, әлхәмдулилләһ. Ул китапларымда да һәрвакыт Аллаһыга һәм аннан соң кешеләргә карата рәхмәтле булыйк дип нәсихәт итәм. Булганына куанып, шуның файдасын күреп яшик!

Хөрмәт белән Идрис хәзрәт Галәветдин, Яр Чаллы шәһәре “Тәүбә” мәчете имам-хатибы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана