Мөфти Камил хәзрәт белән Кырымга сәяхәте турында әңгәмә

04 март 2014 ел 20:16

1 - 3 март көннәрендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе Кырымда булды. Әлеге сәфәр рәсми булса да алдан  планлаштырылмаганга көтелмәгән иде. Бу көннәрдә мөфти шулай ук башка урында эшлекле сәфәрдә. Ул Кырымга баруга кагылышлы сорауларга җавапларын, фикерләрен телефоннан җиткерде.

 - Камил хәзрәт, Кырымга нинди ният белән бардыгыз?

- Элеккеге гасырлардан ук безнең халыкны дуслык берләштергән һәм кырым татарлары безгә тугандаш кына түгел, ә рухыбызга, йөрәгебезгә якын халык. Безнең бит мәдәниятебез, динебез бер. Украинадагы мәгълүм хәлләрдән соң Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенә барырга, кырым татарларына ярдәм кулы сузарга әзер булуыбызны белгертергә ниятләдек.

- Сәфәрегез сәяси түгел дип әйтергә телисезме?

- Безнең сәфәр танышу, рухи яктан якын халыкның хәлен белү максатыннан кылынды. Без, беренче чиратта, динебез кушканча эшлибез һәм сәясәттән читтә торабыз, чөнки сәясәт  безнең компетенциядә түгел. Дини кардәшләребезнең хәлен белү, алар өчен борчылу – һәр мөселман бурычы. Аллаһы Тәгалә Коръәндә безне:  “Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз!”, - дип чакыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә әйтелә: “Мөселман – мөселманга кардәш”. Шулай ук Пәйгамбәребез ислам өммәтен бер бөтен организм ди, бер әгъза авыртса, башкалары да сыкрый. Кырым татарлары безгә тарихи, мәдәни яктан гына  бәйле дип булмый, безнең халыкларны бер кан берләштерә.  

- Кырымда кемнәр белән очрашырга насыйп булды?

- Берничә очрашуда катнаштык, кырым татарлары аксакаллары һәм аларның шурасын җитәкләүче Дилшат Ильяс Шәехзадә белән аралаштык. Без аксакалларга үзебезнең ярдәм итәчәгебезне әйттек, килеп чыккан проблемаларны тыныч дипломатия юлы белән чишү мөһимлеге хакында сөйләштек.

Шулай ук,  Кырым мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әмирали хаҗи Әблаев һәм кырым татарлары мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров белән очрашу үткәрелде. Бу очрашуда Кырымдагы дини вәзгыять белән таныштык, кырым татарлары сулышын тоярга тырыштык. Украинадагы хәлләргә карата фикерләрен тыңладык. Мин Кырым мөфтие Әмирали хаҗиның динара татулыкны сакларга омтылуын тулысынча хуплавымны әйттем. Үз чиратымда Татарстанда дин үсеше, өммәтебездәге соңгы вакытлардагы хәлләр турында сөйләдем һәм ике нәзарәт арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек тәкъдим иттем. Ихластан кырым татарларының мәдрәсәләребездә, Россия ислам институтында укуын телибез.  Республикада ислам мәгарифе өлкәсендә шактый уңышларга ирешелде, мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә кырым татарлары да бу мөмкинлекләрдән файдалансын иде. Шулай ук без кырым татарлары дини китапларын нәшер итәргә дә әзер.

-   Сезне җирлектәге телевидениегә чакырганнар, ниләр сөйләдегез?

- Күбрәк дини нәсихәт җиткердем, Татарстан мөселманнары, нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләдем. Кырым халкына мөрәҗәгать итеп, конфликтның динара, милләтара каршылыкка әйләнмәвен теләдем, чөнки бу бик куркыныч.

- Камил хәзрәт, Сез Кырымга үзегезнең беренче урынбасарыгыз Рөстәм хәзрәт Батыр белән бардыгыз. Бүген  “Бизнес-онлайн” порталында  Рөстәм хәзрәтнең сәфәрдән алып кайткан тәэсирләре хакында мәкаләсе чыкты...

- Бу мәкалә аның шәхси фикере һәм аңар хәлне сәясиләштерергә кирәкми иде. Хәзрәтнең мәкаләсе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фикере түгел. Безнең сәфәргә чыгуыбызның нияте – рухи мөнәсәбәтләр кору, авыр чакта тугандаш халык белән бергә булуыбызны күрсәтү иде. Без, дин әһелләре буларак үзебезнең шәхси хисләребезгә бирелергә тиеш түгел. Гамәлләребезне дини күзлектән чыгып бәяләргә кирәк. Кырым татарлары -  безгә дин буенча да, кан буенча да кардәш. Һәм без килеп туган хәлләрдә алар өчен көчебездән килгәннең барсын да эшләргә әзер. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана