Татарстан мөфтие Кырымда

03 март 2014 ел 13:31

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр 1 марттан Кырымга эшлекле сәфәр кыла. Үткән ял көнендә Татарстан дин әһелләре катнашында Симферопольдә очрашулар  үткәрелде. Аерым алганда, Камил хәзрәт кырым татарлары аксакаллары шурасы рәисе Дилшат Ильяс Шәехзадә белән очрашты. Мөфти сөйләшү барышында "Безнең динебез уртак, телебез, мәдәниятебез якын, сез һәрвакыт Татарстан ярдәменә өмет итә аласыз", - дигән сүзләрне җиткерде.  

Аннары Камил хәзрәт Кырым мөфтиятендә булды, Кырым мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әмирали Аблаев белән очрашты. очрашуда шулай ук Кырым татар мәҗлесе җитәкчесе Рифат Чубаров катнашты. Камил хәзрәт әлеге чара кысаларында шулай ук, Кырым халкы өчен борчылуны һәм каршылыкларны тыныч юл белән чишү кирәклеге хакында әйтте. "Бу авыр минутларда без ярдәм итәргә тырышырбыз, шулай ук халкыбызның рухи кыйммәтләрен торгызуда, саклауда да кулдан килгәнчә ярдәм булышырга әзер", - диде. Ул мөфтине һәм мәҗлес җитәкчесен Татарстанга, Изге Болгар җыенына чакырды. Сөйләшү барышында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында да килешенде. Мөфти кырым татарларын Казан мәдрәсәләренә, Россия ислам институтына укырга, гыйлем тупларга чакырды. Аннары үзенең хөрмәтен белдереп, "Хузур" нәшрият йорты китапларын, Коръән -"Казан басмасы"н бүләк итте. 

Симферопольдә мөфти  "Кырым" дәүләт телеканалы һәм «АТР» каналына интервью бирде. Татарстандагы дини вәзгыять, мөселманнар тормышы, традицияләрне торгызу хакында сөйләде. "Украинлылар өчен гадәти булмаган көннәрдә дин кардәшләремне исламның гуманистик кыйммәтләренә таянырга һәм барлык Украина җәмгыяте өчен  кешелеклелек үрнәге булырга чакырам. Кеше гомерен өзү – бик зур гөнаһ. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер җанны кыю бөтен кешелекне үтерүгә тиң, дигән. Кеше гомере бик кадерле һәм һичнәрсә белән алыштыргысыз. Җәмгыятьне нинди генә сәяси каршылыклар таркатмасын, без һәрвакыт кеше гомере сагында торырга һәм чишелешне бары тыныч юл белән эзләргә тиешле", - дигән сүзләр бәлән мөрәҗәгать итте.

Билгеле булганча, бер ел дәвамында Татарстан мөфтие Россиянең төрле төбәкләренә, чит илләргә хезмәттәшлек итүне җайга салу ниятеннән шактый санда сәфәр кылды. Соңгы вакыттагы Кырымдагы хәлләр  мөфтине тиз арада Кырым мөселманнары белән очрашырга этәрде. 

 

Фотогалерея: http://dumrt.ru/ru/node/12310

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана