"Каләм" конкурсы үткәрелә

28 февраль 2014 ел 15:21

Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Каләм" конкурсын уздыра. Дин темасын һәм мөселманнар тормышын яктырткан барлык каләм ияләрен үзләренең иҗади эшләре белән әлеге конкурста  катнашырга чакырабыз. Материаллар 2014 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә.

 

Мөселман массакүләм мәгълүмат чараларының VI “Каләмконкурсы нигезнамәсе

 

Конкурсны гамәлгә куючы:

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте.

1. Конкурсның максатлары:

1.1. ММЧнда ТР МДН темасын популярлаштыру һәм җәмәгатьчелек игътибарын Диния нәзарәте эшчәнлегенә юнәлтү.

1.2. Россиядә мөселман журналистикасына профессиональ яктан үсәргә, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итү, талантлы каләм осталарын һәм иң яхшы ММЧын барлау.

1.3. ММЧ белән нәтиҗәле элемтә булдыру.

2. Конкурсның бурычлары:

2.1. ТР МДНнең мәгълүмати сәясәтендә “үтәкүренмәлелек” һәм “ачыктан-ачык” принципларын булдыру.

2.2. Журналистларга – конкурсның катнашучыларына кирәкле мәгълүматларны алу мөмкинлеген тудыру.

2.3. Диния нәзарәте белән ММЧ вәкилләре арасында нәтиҗәле һәм актив хезмәттәшлек өчен иҗади стимул булдыру.

3. Конкурста катнашучылар: федераль, республика, район, шәһәрләрнең электрон, басма, ТВ, радио журналистлары һәм иҗади берләшмәләре.

4. Конкурсның эш органы: жюри, аның составы конкурсны гамәлгә куючылар һәм ТР МДНнең матбугат бүлеге тарафыннан билгеләнә. ТР МДНнең матбугат бүлеге катнашучыларны кирәк булган барлык мәгълүмат белән тәэмин итүне оештыру эшләрен үз өстенә ала, конкурсның нәтиҗәләре билгеле булгач оештыру чарасын үткәрә.

5. Бәйгенең шартлары:

5.1. Конкурска  2013 елның апрель аеннан алып, 2014 елның 1 апреленә кадәр татар һәм рус телләрендә чыккан журналистик материаллар кабул ителә.

5.2. Конкурска материаллар (язмалар, тексты белән бергә аудио-видео кассеталар, китаплар) кайсы номинациягә тәкъдим ителүе күрсәтелгән белешмә белән бергә Казан шәһәре Лобачевский урамы 6/27 адресы буенча урнашкан ТР МДНнең матбугат бүлегенә 2014 елның апреленә  кадәр кабул ителә.

5.3. Гариза формасы -  Кушымта №1

6. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- “Мөселман журналистикасына керткән хезмәте өчен”- 1 приз

- “Мөселманнар турында иң яхшы телевизион сюжет” (татар һәм рус телләрендә) – 2 приз

- “Иң яхшы Интернет-ресурс” ( татар һәм рус телләрендә) – 2 приз

- “Мөселманнар турында иң яхшы радиотапшыру – 1 приз

- “Дөньяви ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма” ( татар һәм рус телләрендә)  – 2 приз

- “Дини ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма” (татар һәм рус телләрендә)  – 2 приз

-  “Татарстанның иң яхшы мөселман басмасы”– 1 приз

 - “Дөньяви ММЧда Ислам турында иң яхшы кушымта” – 1 приз

- “Мөселманнар турында иң яхшы телетапшыру”- 1 приз

-  “Гамәлгә куючыларның махсус номинациясе”

7. Иҗади эшләр түбәндәге тәртиптә каралачак:

Жюри әгъзалары материаллар кабул ителгәннән соң иң яхшы эшләрне һәм номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләячәк. Жюри утырышының беркетмәсе бәйгенең нәтиҗәсе булып тора.

8. Конкурсны гамәлгә куючылар ел нәтиҗәләре буенча журналистларны һәм мәгълүмат чараларын махсус премияләр белән бүләкләргә хокуклы.

9. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә Жюри утырышы беркетмәсе нигезендә мөселман ММЧның VI «Каләм» конкурсы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

10. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү:

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү конкурсны йомгаклау  тантанасында була.

 

“Каләм” конкурсында катнашу өчен гариза журналистик материаллар белән бергә тапшырыла

 

 

ФИО

 

Оешма исеме

 

Вазыйфа

 

Телефон (раб. и сот.)

 

e-mail

 

Номинация

 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана