"Апанай"да Вәлиулла хәзрәтне искә алдылар һәм аның эшчәнлеген дәвам итү турында сөйләштеләр

27 февраль 2014 ел 13:52

Бүген “Апанай”да  мөфти урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров журналистларны, кунакларны мәхәлләдә һәм «Иман» нәшриятында алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Чарада шулай ук мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм  мәчеттә эшләүчеләр, мәхәллә картлары  катнашты.    

Коръән укудан башланып киткән очрашуда “Апанай” мәчетенең тарихына һәм төзекләндерүгә, хәзерге вакытта биредә алып барылган эшләргә багышланган видео күрсәтелде.  Белгәнебезчә, күп еллар дәвамында әлеге мәчетне, мәхәлләне, нәшриятны  2012 елда фаҗигале төстә арабыздан киткән танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкләде. Видеокадрлар да, аннары мөхтәрәм хәзрәтләребез дә шул хакта сөйләде. Алар Вәлиулла хәзрәтнең динебезне таратуга һәм тарихи мәчетне торгызуга керткән өлешен югары бәяләп искә алдылар.

Бүгенге көндә “Апанай” мәчетен Вәлиулла хәзрәтнең шәкерте, аның газеталарына мәкаләләр язган һәм мәчет эшчәнлеген алып баруга булышлык иткән Нияз хәзрәт Сабиров җитәкли. Хәзрәт үзенең чыгышында “Иман” нәшриятының эше дәвам иттерелүен ассызыклады. Ул  “Иман” нәшрияты бер айда чыгарган китапларны тәкъдим итте. Нәшрият  “Мөбәрәк кичәләрнең, айларның фазыйләтләре”, “Ислам дине йолалары ”, “Мөгаллим әүвәл”, “Коръән сүрәләре”, “Имля мөгаллиме (иске имля кагыйдәләре)” басмаларын кабат нәшер итте.

Бүгенге көндә мәчеттә оештырылган укулар хакында да сүз булды. Биредә Коръән уку һәм ислам хокукы буенча дәресләр уздырыла. Нияз хәзрәт Вәлиулла хәзрәткә багышланган музейның баетылуы һәм аны тәртиптә тоту буенча да чаралар күрелүе хакында сөйләде. Моннан тыш мәчеттә кайбер урыннарны ремонтлау көтелә. Әйтик, мәҗлесләр уздыру һәм дәресләр үткәрү бүлмәсен төзекләндерү кирәк.

Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров  Вәлиулла хәзрәтнең чордашлары, аның укучылары белән  сөйләшеп – килешеп мәхәллә, “Иман” нәшрияты эшчәнлеген бергәләп алып бару мөһимлегенә игътибар юнәлтте.  Биредә оештырылган төрле юнәлешләрне: сайтларны эшләтү, газет чыгару, мәхәллә халкы өчен дини чаралар үткәрү, музейны карау һәм башка күп сандагы эшләрне башкару өчен һәркем үз өлешен кертә алганны әйтте.

Чарада катнашкан Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Апанай”ны торгызу өчен Вәлиулла хәзрәтнең бик нык тырышуын сөйләде. Бүгенге көннәргә кайтып: “Хәзерге вакытта нәзарәтнең “Хузур” нәшрият йорты булдырылды һәм ул киң  колачлы эш башлап җибәрде. Әле кичә генә “Ярдәм” мәчетендә сукыр мөселманнар өчен китап бастыручы нәшрият ачылды. “Иман” нәшрияты күп еллар дәвамында меңләгән исемдә китаплар чыгарып килде һәм бүген дә ул безгә кирәк. Бу нәшриятлар бер-берсенә конкурент түгел, чөнки аларның һәркайсына бүген ихтыяҗ зур. Халкыбызга, динебезгә яхшы гына хезмәт итсеннәр ”,-диде.   

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/12270

 

http://dumrt.ru/ru/node/12279 - Фильм об Апанаевской мечети

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана