"Ярдәм" мәчетендә “Зур Казан” типографиясе ачылды

26 февраль 2014 ел 14:26

Бүген "Ярдәм" мәчетендә “Зур Казан” типографиясе ачылды. Биредә, дини әдәбият нәшер итүдән тыш, киң форматлы басма, кружкалар, футболкаларга рәсем төшерү һ.б. хезмәтләр дә тәкъдим ителә.

ТР мөфтие урынбасары, Ярдәм мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов, “Зур Казан” типографиясе ачылышын истәлекле вакыйга, дип атады. Ул, берничә ел дәвамында Брайль системасы буенча китаплар чыгару һәм бөтен Россия буенча сукырларга һәм күрү сәләте начар булганнарга бушлай тарату белән шөгыльләндек, дип искәртте. “Әлбәттә, бу эшне алып бару катлаулы иде. Акча җитмәү сәбәпле, дини әдәбиятны тиешле санда чыгара алмый идек һәм акча булганда гына бу эш белән шөгыльләнә килдек”, - дип белдерде Илдар Баязитов.

“Бу эш тукталу чигенә җитте. Шуңа күрә, без төрле хезмәтләр тәкъдим итә торган типография ачарга булдык. Хәзер бушлай дини әдәбият чыгару эшен дәвам итүгә акча эшләячәкбез. Типографиядә продукциягә заказ бирүчеләр сукыр һәм начар күрүчеләргә Брайль системасы буенча бушлай китаплар чыгару һәм таратуга үз өлешләрен кертәчәк”, - дип белдерде ул.

ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин билгеләп узганча, типография ачылышы – тарихи вакыйга. Аның фикеренчә, "Ярдәм" мәчете шәфкатьлелекүзәгенә әйләнде һәм ул, анда эшләүчеләр күпләр өчен үрнәк булып тора.

“Зур Казан” типографиясе җитәкчесе Илгиз Фатыйхов, биредә иң заманча җиһазлар урнаштырылды, дип белдерде. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән. Типографиядә көн саен берничә мең китап нәшер итү мөмкин, диде.

Типография җитәкчесе билгеләп узганча, бүген Брайль буенча бер китап нәшер итүгә 800 сум чамасы акча китәә. “Безнең максат акча эшләү түгел, ә Брайль буенча китаплар чыгару”, - диде Фатыйхов һәм “Зур Казан”да хезмәтләр арзанрак, дип тә өстәде.

«Татар-информ», Алия Җамалиева

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана