Мөслимдә көнчыгыш төбәге казыяте җыелышы узды

27 февраль 2014 ел 08:06

Мөфти һәр атнаның чәршәмбе көнендә республиканың берәр төбәк казыятендә җирлектә яшәүче мөселманнар белән аралаша. Камил хәзрәт районнарга сәфәрләрен авыл мәчетләрендәге хәлләр, аларга йөрүчеләр, дини эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләр белән якыннан танышу ниятеннән  кыла. Авылларда мөфти белән очрашулар авыл имамнары тарыган кыенлыкларны чишү, шул ук вакытта алар ирешкән уңышларны күреп, рәхмәт әйтү максатыннан оештырыла.

Чираттагы чәршәмбе очрашуы Казаннан шактый ерак булган район - Мөслимдә узды. Очрашуга көнчыгыш төбәге казыятенә кергән барлык мөхтәсибләр дә килде. Ягъни, Азнакай, Әлмәт, Зәй, Сарман, Мөслим һәм Чаллы имам-мөхтәсибләре очрашуда катнашты. 

Мөфтинең Мөслимгә сәфәре шулай итеп, ике өлештән торды дип әйтергә мөмкин. Бердән ул, мөслимлеләрнең дини тормышы белән танышты, мәчетләрендә булды, хакимият җитәкчесе белән сөйләште, икенчедән шушы тирәдәге мөхтәсибләр белән җыелыш уздырды. Җыелышта сүз имамнар эше, яңа намаз вакытына  күчү, нәзарәтнең  максатлары турында барды. Мөхтәсибләр үзләренең ниятләре белән уртаклаштылар, эшләре хакында сөйләделәр, борчыган сорауларын бирделәр. Мөфти, имамнар, нәзарәт вәкилләре дини эшчәнлек алып баруга кагылышлы төрле мәсьәләләрне чишү юлларын бергәләп эзләделәр.

Чарада мөфтинең мөхтәсибләр белән эшләүгә җаваплы урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм нәзарәтнең төрле бүлек җитәкчеләре дә катнашты. 

Фоторепортаж:  http://dumrt.ru/ru/node/12247

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана