Максат - үзгәреш кертү түгел, гыйбадәтебез дөрес булсын

26 февраль 2014 ел 10:07

Мәгълүм булганча, февраль аеннан намаз уку вакытларына үзгәрешләр керде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикадагы мөселман календаре чыгаручыларны җыеп, әлеге үзгәрешләрнең сәбәпләрен аңлатты. Нәзарәтнең Голәмалар шурасы рәисе Габдулла хәзрәт Әдһәмов сүзне ерактанрак - халкыбызның исламны кабул иткәннән соңгы тарихыннан башлады:

        - Ибн Фадланның X гасырдан килеп ирешкән язмасы һәммәбезгә мәгълүм. Болгарга ул җәй көне килә, төннең иң кыска чагында. Язмадан күренгәнчә, ул вакытта болгарлар ахшам белән ястүне бергә укыганнар. Урта гасырларда исә болгарларда ястү намазын укымаска дигән фәтва булган. XVIII гасырның ахырында ястү намазы мәсьәләсе яңадан күтәрелә башлый, ниятнең төрле формаларын тәкъдим иткән, каза кылып укырга дигән фәтвалар чыга. Күргәнегезчә, бабаларыбыз шәригатькә туры килә торган җавап эзләгәннәр. XIX гасырның башында атаклы галимебез Габденнасыйр Курсави, ястү һәм иртәнге намазларның бер вакытын билгеләргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыга. Мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗани “Назурат әл- хакк” дигән хезмәтендә Курсави тәкъдименә фәнни дәлилләр куша. Шулай итеп, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында намаз вакытларын күрсәткән төрле календарьлар чыга башлый. Без аларны да өйрәндек, бабаларыбыз намаз вакытларын астрономик исәпләүләргә нигезләнеп билгеләгәннәр. Кызганычка, совет заманында бу традиция туктатыла. Инде үзгәртеп кору елларында дин кардәшләребез уйлана башлый. Һәм ясалма рәвештә иртәнге намазны кояш чыкканчы, ястү намазын кояш баеганнан соң сәгать ярым үткәч укырга дип билгеләнә. Әмма бу дөреслеккә бик үк туры килми. Бу мәсьәләне Голәмалар шурасы   тикшерде һәм узган елның  декабрендә астрономик хисапка кайтырга дигән карарга килдек. Тәкъдимебез гыйнвар аенда узган пленумда кабул ителде.

        Голәмалар шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев намаз вакытларының ничек чутланышына тәфсилләбрәк тукталды:

        -  Аллаһы сөбханә вә Тәгалә намаз гыйбадәтен  кояш йөрешенә карап кылырга билгеләде. Кояш зәвәлдән авышса - өйлә вакыты җитә, зәвәл шәүлә сеннән тыш ике шәүлә булса - икенде, кояш баеса - ахшам, шәфәкъ кызыллыгы яки аклыгы беткәч ястү җитә. XX гасырга хәтле бездә егермегә якын календарь чыккан, аны төзүчеләр намаз вакытларын астрономик исәпләүләргә нигезләнеп билгеләгәннәр. Алар моны ничек исәпләгәннәр соң?  Кояш офыктан 18 градуска төшеп киткәч, шәфәкъның аклыгы, 15 градуста кызыллык бетә. Ә кояш чыга башлаганда офыкта (18 градуста) аклык беленә башлый, 15 градуста кызыллык тарала.   Менә бу кояш йөреше. Намаз вакытларын алар менә шулай чутлаганнар. Бөтен Җир шарында мөселманнар намаз вакытларын градуслар белән билгелиләр. Өйрәнә башлагач аңладык – 18 градус аклыкка бәйле икән. Моны мөселман галимнәре инде X гасырда ук белгәннәр. Хәнәфи мәзһәбендәге күпчелек галимнәр, кызыллык беткәч ястү керә, диләр. Без дә ул фикергә таяндык. Әмма бер проблема килеп туды – җәй көнендә 5 май белән 8 август арасында шәфәкъ кызыллыгы һәм аклыгы бетми. Без бик күп галимнәрнең фикерләрен өйрәндек. “Хәшия ибн Габидин” китабында шәфәкъ кызыллыгы бетә торган төбәккә карап билгеләргә диелгән. Әлеге фикерне Галимҗан Баруди “Хөснел-гыйбадәт” китабында дөрес дип саный. Шуңа күрә без ул төбәкнең намаз вакытларына туры китереп, ястү намазын кояш баегач сәгать ярым узгач укырга, ә сәхәр вакытын кояш чыкканчы ике сәгать кала дип билгеләдек. Безнең максат үзгәртергә теләүдән түгел, гыйбадәтебез дөрес булсын иде.

               Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да календарь төзүчеләргә кайбер теләкләрен җиткерде:

        -      Аллаһы сөбханә вә Тәгалә һәрберегездән разый булсын. Татар халкы укый торган халык. Татарлар китап укый торган халык. Кайсы районга барсак та, халык сез чыгарган календарьларны укый, рәхмәт әйтә, савабы сезгә кайта. Әмма кайчакта шушы календарьлар аркасында шактый четерекле хәлләр дә килеп чыккалый. Чөнки бер календарь болай ярый, ди. Икенчесе, болай ярамый, тегеләй кирәк, ди. Аллага шөкер, Голәмалар шурасы, Казыйлар шурасы бар, мөфти хәзрәтебез дә бик галим кеше. Җыелышуыбыз файдалы булсын, гореф-гадәтләребез дә, башка тәртипләребез дә бертөрле булсын, авылларда, респуликабызда тынычлык булсын иде.   

Нәүбәһәр Кәбирова  

 Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/12231

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана