Кукмара мәдрәсәсендә "Мөслимнәр бәйгесе"

24 февраль 2014 ел 09:55

23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә  Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” уздырылды. Әлеге чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәлектә мәдрәсә коллективы оештырды.

Жюри составында, мөфтиятнең уку-укыту бүлеге һәм мәдрәсә мөгаллимнәреннән тыш, Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин да булды. Бәйгедә катнашучыларга район спонсорлары һәм Диния нәзарәте әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Бәйгедә алты кешедән торган дүрт команда – “Яшел түбәтәйләр”, “Ак чалмалар”, “Ислам баганалары” һәм “Кукмара ишаннары” – катнашты. Алар, үз-үзләре белән матур итеп таныштырудан тыш, азан әйттеләр, Коръән укыдылар, вәгазь сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук дартс уенында , гер күтәрүдә, хәтта салат әзерләүдә осталыкларын күрсәтергә туры килде. Сабакташлары, авылдашлары ярышканын күзәтергә Кукмарадан, якын тирә авыллардан килүчеләр бик күп булды. Жюри нәтиҗәләрне чыгарган арада тамаша кылучылар белән дә викторина уеннары үткәрелде.

Берничә ел рәттән уздырылып килгән чараның быелгы җиңүчеләре: беренче урынга “Кукмара ишаннары” командасы чыкты. Икенчелекне балалардан торган “Ислам баганалары”, өченче урыннарны “Яшел түбәтәйләр” һәм “Ак чалмалар” яулады. Бәйрәм “Мөслимнәр бәйгесе” хөрмәтенә әзерләнгән табында дәвам итте.

Жюри әгъзары быелгы бәйгегә дә югары бәя бирде. Барлык катнашучылар да ныклап әзерләнгән булуы, бәйге таләпләрен төгәл үтәве белән аерылып торды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге хезмәткәрләре Кукмара мәдрәсәсе үрнәгендә мондый чараларны киңрәк җәелдерү һәм Татарстанның барлык дини уку йортларында да “Мөслимнәр бәйгесе” кебек ярышларны уздырырга кирәклегенә басым ясады. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/12205?page=1

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана