Мөхтәсибәтләр мини футбол уйнап ярышты

23 февраль 2014 ел 14:58

22 февральдә Баулыда республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә урнашкан мөхтәсибәт командаларының мини футбол ярышлары уздырылды. Ярышларда Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт , Баулы, Урыссу командалары катнашты. Беренче урынга Бөгелмә командасы чыкты, икенчедә - Урыссу, өченчедә -Баулы. 

Әлеге спорт чарасында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, район хакимияте вәкилләре катнашты. Казый Марат хәзрәт бүләкләрне тапшырганда мөселманнар өчен спорт чарасын оештыручыларга: Баулы мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Әнвәр хәзрәт Хәмитовка, Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллинга һәм спорт комитетына рәхмәтләр җиткерде.

Шулай ук бу көнне мөхтәсибләр арасында уздырыла торган чираттагы спорт чарасы- теннис буенча ярышлар Бөгелмәдә уздырылачагы игълан ителде.

 Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/12162

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана