Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Дин гыйлемгә, гамәлгә һәм ихласлыкка нигезләнә"

20 февраль 2014 ел 12:01

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең быелгы эшчәнлеге белән таныштыру, Согуд Гарәбстанына сәфәре турында сөйләү һәм республика мөселманнарына кагылышлы сорауларга җавап бирү максатыннан журналистлар белән очрашты.  Мөфти белән җылы әңгәмә Кол Шәриф мәчетендә чәй өстәле артында корылды.  Чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, “Хузур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм республиканың 20дән артык массакүләм мәгълүмат чарасыннан килгән журналистлар катнашты.

Камил хәзрәт сөйләшүне Коръән сүзләре белән башлап җибәрде.  Аннары ул сәфәр хакында кыскача сөйләп узды. “Февральдә, Согуд Гарәбстанына бик зур сәфәр кылынды. Бу сәфәр ике өлештән  торды. Бердән, безне анда Согуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчелеге чакырды. Икенчедән, Россиянең хаҗ миссиясе делегациясе эшендә катнаштык. Гарәбстанда төрле җитәкчеләр, галимнәр белән аралаштык. Мәсәлән,  галим Салих Мәһди әс-Самараи белән күрешергә насыйп булды. Ул ике томлык гарәпчә китабын бүләк итте. Бу китап Япониягә ислам китергән татар имамы Әбдрәшит Ибраһимов турында. Аның дөнья буйлап сәяхәтләре, эшләре хакында язылган. Китапны  нәзарәтнең электрон китапханәсе -  www.darul-kutub.com сайтына куярбыз. Гарәп галимнәре  белән аралашканда зур горурлык белән бездә чыккан китапларны бүләк итеп калдырдым. Мәрҗани хезмәтләрен, “Казан басмасы”н. Мәккәдә Әл-Харам һәм Мәдинәдә Пәйгамбәребез (сгв) мәчете бар. Мәккәдә шушы ике мәчеткә багышланган бик кызыклы күргәзмә эшли. Күргәзмә директоры Мөхәммәд бин Мөслих әл-Җибри белән очрашып, күргәзмә экспонатларын Казанга алып килү турында сөйләштек. Алла кушса, аны Татарстанда карарбыз.   Сәфәрнең икенче өлеше хаҗ эшләренә багышланды. Беренче тапкыр Гарәбстанның хаҗ министры Россия делегациясе белән очрашты. Мәккәдә Әл-Харам мәчетендә ремонт бара. Шул сәбәпле былтыр да квоталарны 20 процентка киметкәннәр иде. Быел квоталарны киметмәүне сорадак. Алар әлегә каршы килмәде, шуңа квоталар кыскармас дип өметләнәбез”, - диде.

Нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләгәндә мөфти: “Безнең төп ниятебез мәгърифәтчелекне һәм социаль эшләрне тагын да ныгыту һәм ислам имиджын үстерү”, - дип ассызыклады.

Аллага шөкер, 2014 ел бик күркәм бәйрәмнән башланып китте. Гыйнвар аенда авылларда Пәйгамбәребезне (с.г.в) зурлаган мәүлид бәйрәмнәре узды. Беренче мәртәбә Россия күләмендә имамнар Болгарга Мәүлидкә җыелды. Бабаларыбыз ничек Пәйгамбәрне (с.г.в.) олылаган, менә шуның үрнәге күрсәтелде. Бу ел авыллардагы имамнардан башлап, шәкертләргә кадәр, татар халкы дини мирасын, гореф-гадәтләрне белергә,  аңларга тиешле дигән максаттан мөфтият тарафыннан “Дини гореф-гадәтләребезне торгызу елы” дип игълан ителде.  

Агымдагы елда “Ел имамы” конкурсы уздырыла. Мөхтәсибләр үз районнарыннан берәр имамны тәкъдим итәчәк. Шуннан соң смс-хәбәрләр аша  “Иң яхшы имам” ачыклау каралган.

Мәдрәсәләрнең яңа программасына кертелгән 30 дәреслек әзерләнә. Дәреслекләр бабаларыбыз гыйлем алган китаплардан гыйбарәт.

“Әгәр  күңелне иман, гыйлем белән тутырмасак, безнең башны кирәкмәгән мәгълүматлар белән тутырачаклар. Башта һәр мөселман белергә тиешле бурычларны, ягъни, минимум гыйлемне өйрәнергә кирәк. Шулай ук үзебезнең мәдәниятне, мирасны белик  һәм шуларны саклыйк. Болар су, ризык, һава кебек үк кирәк. Тагын ихлас гамәлләр кылыйк. Дин өч әйбергә таяна – гыйлем, гамәл һәм ихласлык”, - диде Татарстан мөфтие.  

 2013 елда ачылган “Хузур” нәшрият йорты китаплар бастыру, дини сайтлар эшләтү белән шөгыльләнә. Чарада “Хузур”ның яңа прокты - “Әбү –Хәнифә” дип аталган  беренче аудио-китабы тәкъдир ителде.  Китап татар һәм рус телләрендә әзерләнгән. 

Чарада журналистлар мөфтигә күп сандагы сорауларын, тәкъдимнәрен һәм гозерләрен дә җиткерделәр. Нәзарәт тарафыннан уздырылып килә торган дини темага язучы журналистларның "Каләм" конкурсы янә игълан ителде. 2013 елның 1 апреленнән башлап  2014 елның апреленә кадәр дөнья күргән журналистик материалларны нәзарәтнең матбугат үзәгенә 1 апрельгә кадәр тапшыру сорала. 

Фоторепортаж : http://dumrt.ru/tt/node/12118

Мөфтинең Согуд Гарәбстанына кылынган сәфәре турындагы  интервьюсы - http://dumrt.ru/tt/node/12124

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана