Мөфти Урыссуда мөхтәсибләр белән очрашты

19 февраль 2014 ел 15:00

19 февраль көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин көньяк-көнчыгыш казыяте мөхтәсибләре белән очрашты. Мөфти белән очрашу Ютазы районының Уруссу бистәсендә үткәрелде. Әлеге район җирлегендә узган чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм башка дин әһелләре катнашты. 

Камил хәзрәт иң беренче чиратта шушы көннәрдә Уруссуда ачылган "Мәхмүт" мәчетен һәм "Фәнис" мәдрәсәсен карады. Мәдрәсәдә мөфтине бер төркем шәкертләр, мөгаллимнәр каршы алды. Камил хәзрәт шәкертләргә гыйлем туплауда Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын дип, күркәм теләкләрен җиткерде. Шулай ук муфти хәзрәтләре Татарстан мөселман мәгариф системасының үсеш юллары хакында сөйләде. 

Мөфти белән очрашу барышында мөхтәсибәтләрдәге мөһим сораулар, проблемалар күтәрелде. Күп кенә сорауларга сөйләшү барышында ук җаваплар табылды.  

 

Фоторепортаж: dumrt.ru/node/12116

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана