Әлмәт дин әһелләре тоткыннарга вәгазь укыды

21 февраль 2014 ел 09:23

Әлмәт мөхтәсибәте имамнары сигезенче төзәтү колониясендәге тоткыннар белән очрашты. Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, очрашу әлеге төрмәдәге “Йосыф” мәчетендә уздырылган. Дин әһелләре тоткыннарга  сабырлык, хаталар кылудан тыелып калу, башкаларны рәнҗетмәскә тырышу кебек төшенчәләр хакында сөйләп  нәсихәтләрен биргәннәр, динебез кыйммәтләрен җиткергәннәр. Вәгазь өйлә намазына кадәр сөйләнгән. Аннары тоткыннар хәзрәтләр белән бергә  намаз укыганнар. Намаздан соң мөхтәсибәт вәкилләре алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырылган.

Шулай бу көнне Фәһим хәзрәт төрмә җитәкчелеге белән очрашып, тоткыннарның гозерләрен җиткергән. “Тоткыннар безгә :”Без бит иректә түгел, бөтен мәгълүматларны, кайсы китаплар тыелган, кайсылары тыелмаган икәнне дә белмибез. Белмәвебез сәбәпле  кайбер китаплар безгә мәшәкать тудыра. Шуңа күрә төрмә китапханәсен нәзарәт тикшергән, чыгарган традицион дини китаплар белән тәэмин итсәгез иде” , - дип мөрәҗәгать иттеләр. Чыннанда алар ни бар-шуны укыйлар бит. Без аларның бу теләкләрен үтәргә тырышырбыз. Хәзерге вакытта аларга укырга “Хузур” чыгарган ике төрле китапны алып бардык”,  -диде Әлмәт мөхтәсибе, көнчыгыш төбәге казые Фәһим Әхмәтҗанов .  

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана