Үткәнен белгән ил хөрмәт уята

17 февраль 2014 ел 13:01

Бүген, 17 февральдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәхрәйн галиме Мөхәммәд Әл-Зәһрине кабул итте.  Камил хәзрәт чит ил кунагына нәзарәт эшчәнлеге, Татарстандагы мөселманнар өммәте хакында сөйләде. Шулай ук татарлардагы ислам тарихы белән таныштырып, “Хузур” нәшрият йорты  бастырган  татар дин әһелләре китапларын бүләк итте.

Билгеле булганча, чит ил галиме Казан Федераль университетында  мәдәниятара коммуникацияләргә һәм гарәп теленә кагылышлы лекцияләр укыячак. Аның  җәмәгате   Германиянең Коттбус шәһәре Браденбург техник университетының Халыкара менеджмент институты мәдәни мирас өлкәсе профессоры, археологик мирасны саклау буенча ЮНЕСКО эксперты Бритта Рудольфф исә бу көннәрдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Мәдәни мирас белән идарә итү һәм стратегик планлаштыру” темасына багышланган халыкара семинар уздыра.

Бәхрейнның милли мирас белән идарә итү, саклау, үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек халыкара оешмасындагы секция җитәкчесе Мөхәммәд Әл-Зәһри мөфти белән очрашудан соң Татарстанга кагылышлы тәэсирләре белән уртаклашты. “Минем тәэсирләремне сөйләп бетерергә бер көн генә җитмәс кебек, чөнки биредә мөселманнарга кагылышлы шул кадәр кызыклы урыннар, күп мәгълүмат ишетермен дип, күз алдына да китермәгән идем. Иң нык игътибарны җәлеп иткәне – сезнең төрле милләт, дин кешеләре арасында мәхәббәт һәм гармонияне саклый алуыгыз. Мәчет һәм чиркәү янәшә тора. Алар кызларның чәч толымы кебек бергә үрелгән. Мөселманнар да, православлар да үз диннәрен тотып тыныч яшиләр. Бу дөрес тә, чөнки барлык диннәр тынычлыкка, татулыкка нигезләнә. Шунысын да әйтергә телим, әгәр дәүләт үзенең үткәнен белә икән, бу илгә карата хөрмәт уяна”, - диде ул. 

Чит ил кунагы Татарстан мөфтиенең  гыйлемле булуын да ассызыклады:  “Аралашу вакытында аның һәркем турында уйлавы– өлкәннәрне дә, яшьләрне дә кайгыртырга, тынычлыкны сакларга омтылышы күренде.  Шул ук вакытта ул бүгенге заман кешесе. Мөгаен, мин күргән мөфтиләрдән Камил хәзрәт иң заманча мөфтидер. Заманча һәм тирән дини гыйлемле. Ислам заманча булырга тиеш дип әйтүе белән дә, ул хаклы”. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана