Яшь имамнарга бер нәсихәт

13 февраль 2014 ел 14:18

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте грант алган яшь имамнардан нәзарәтнең  резерв кадрларын барлады. Әлеге яшь имамнарга Россия ислам институты белән берлектә  беренче тапкыр квалификация үстерү курслары оештырылды. 3-13 февральдә шушы имамнарның 14е  курсларда белемнәрен ныгытты.  

Бүген курсларны ябу тантанасы үткәрелде.  Әлеге чарада катнашкан мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яшь дин әһелләренә мөфти исеменнән уңышлар теләде. “Эшләрегез бәрәкәтле, нәтиҗәле булсын. Һәркайсыгыз үз мөхтәсибәтендә өлкән имамнарга ярдәм итегез, динебезне алга алып барырга тырышыгыз, Ватаныбызны төрле кирәкмәс тискәре күренешләрдән, агымнардан саклагыз”, - дип нәсихәтләрен бирде.  

Шулай ук хәзрәт: “Аллага шөкер, бәхетебезгә бүгенге көндә  бала чактан дини белем алган  ныклы яшьләребез үсеп килә. Аллага шөкер, бүген нәзарәт менә шушы яшь буын динебезгә, халкыбызга хезмәт итсен өчен тырышлыклар куя. Грантлар бирү дә, укытулар оештыру һәм  мөхтәсибләр аркылымы, туры элемтәләр ашамы, даими аралашып тору шуны күрсәтә. Авыл халкы да имамнарының, муллаларының кадерен белсеннәр, аларга карата хәер-хаклы булып, үз итсеннәр иде”, - дигән теләкләрен җиткерде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана