Казанда яшь имамнар гыйлемнәрен ныгыта

11 февраль 2014 ел 13:12

3-13 февральдә нәзарәт тарафыннан бирелә торган яшь имамнар грантын алган бер төркем яшь дин әһелләре Казанда белем өсти. Ягъни, бу көннәрдә башкалада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты оештырган  яшь имамнар классификациясен күтәрү курслары бара.  Бөгелмә, Аксубай, Яшел Үзән, Чирмешән, Балтач, Алексеевск, Әтнә, Зәй, Кукмара районнарыннан җыелган 20гә якын яшь имамга  югары дини уку йорты – Россия ислам институты  мөгаллимнәре, республикакүләм танылган дин әһелләре өстәмә гыйлем бирә. Курсларда Ислам хокуклары, вәгазь сөйләү осталыгы, татарларда иҗтимагый һәм дини фикер, психология кебек дәресләрне укыту каралган. Шулай ук төрле темаларга багышланган сөйләшүләр оештырыла.

Шундый сөйләшүләрнең чираттагысы  РИИда 10 декабрьдә дин әһелләре һәм мәгълүмат чаралары темасын колачлады. Чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, “Хузур” нәшрият йорты директоры  урынбасары Алмаз Әхмәтҗанов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты - dumrt.ru, РИИ ның Ислам порталы  - islam-portal.ru  , “Ярдәм” мәчете сайты -  yardem.ru вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Рөстәм хәзрәт бүгенге дин әһелләрен  массакүләм мәгълүмат дөньясында Исламның уңай имиджын булдырырга,  дәгъват эшендә газетларны, журналларны, интернетны киң файдаланырга чакырды. “Массакүләм мәгълүмат чаралары, бигрәк тә интернет, социаль челтәрләр бүген мөнбәр ролен үти. Исламны үстерү, дини кыйммәтләрне тарату, динебезгә чакыру өчен без аларны файдаланарга тиеш. Шуны аңлап та нәзарәт тарафыннан “Азан” дини радиосы, интернет- мәдрәсә һәм башка сайтлар оештырылды. Республикада беренче тапкыр көн дәвамында дини сәхифәләрдән һәм эфирга турыдан-туры чыккан тапшырулардан торган телемарафон үткәрелде. Болар барысы да мәгълүмат кырында Исламны уңай яктан күрсәтү, мөселманнарны берләштерү, кайгырту максатыннан эшләнә. ”, - диде ул.  Аннары яшь имамнарга мөрәҗәгать итеп: “Бүген бирегә җыелган яшь имамнар – нәзарәтнең дини кадрлар резервы булып тора. Сезнең активлыктан, авылларда алып барган дини эшчәнлектән, мәгълүмат кырында югалып калмавыгыздан һәм массакүләм мәгълүмат чараларын Исламга хезмәт иттерүегездән дә, гыйлемле булуыгыздан да күп нәрсә тора”, - диде. Рәфыйк әфәнде дә үз чыгышында бу сүзләрне куәтләде. “Исламны, мөселманнарны уңай, позитив яктан күрсәтергә әлегә көч җитеп бетми. Әгәр без моңар каршы тормасак, исламофобия кимемәячәк. Безгә имамнарны гыйлемле итеп үстерергә тырышырга кирәк, алар һәркем белән дини, дөньяви яктан бер баскычта торып сөйләшә алсыннар”, - диде ул.

“Хузур”  вәкиле Алмаз әфәнде сөйләшүдә катнашучыларны нәшрият йорты эшчәнлеге белән таныштырды. Белгәнебезчә,  “Хузур” нәшрият йортының рәсми сайты эшли. www.huzur.ru сайтында нәшрият йортының барлык интернет-проектлары, китаплары һәм полиграфия продукциясе тәкъдим ителгән. Нәшрият йорты тарафыннан www.baytalhikma.ru/,  «darul-kutub.com»,  HalalGid.ru,  www.annisa-today.ru, namaz-time.com һәм башка сайтлар эшләнде, рус һәм татар телләрендә  дин әһелләренең китаплары нәшер ителә. Шулай ук имамнар өчен махсус “Шура” альманахы чыгарыла башлады. Алмаз Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, күптән түгел балаларны һәм яшьләрне күз алдында тотып,  youngmuslims.ru сайтын  булдырганнар, шулай ук нәшрият 2015 елга мөселман календаре әзерли.

Сөйләшү барышында яшь имамнар очрашуга килгән дин әһелләренә үзләренең сорауларын, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Моннан тыш алар яшь имамнарга 180 мең сум күләмендә грант бирелүен, махсус укулар оештырылуын авылларда  яшәүче имамнарга дини эшчәнлек алып баруда зур бер ярдәм дип билгеләп үттеләр һәм мөфтигә, нәзарәткә рәхмәтләрен җиткерделәр. 

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/12014

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана