Түбән Кама үзәк мәчете телевизион тапшырулар белән дәгъватлый

11 февраль 2014 ел 10:40

Түбән Кама телевидениясендә "Гаилә дәресләре" дип аталган тапшыру чыга. Әлеге тапшыруда Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин гаилә мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап бирә. Тапшыру тулысынча районның үзәк мәчете көче белән әзерләнә.

Шуны да әйтергә кирәк,  "Гаилә дәресләре"  - дини телетапшыруларның  бишенче өлеше. Әлегә кадәр эфирга Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.), аның тугры хәлифәләренә багышланган тапшырулар циклы чыккан. "Дога дәресләре" дип аталган дини тапшырулар циклын һәм мөселман бәйрәмнәре алдыннан эшләнгән тапшыруларны да халык җылы кабул иткән.  

Тапшырулар эфирга һәр җомгада  19 сәгать 15 минутта чыга.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана