Буа имамнары авылларда очрашулар уздыра

07 февраль 2014 ел 10:32

Буа районының яңа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов җирлектәге халык белән танышу ниятеннән район авыллары мәчетләрендә мөселманнар белән очраша. Төгәлрәк әйткәндә, авыл мәчетләрендә һәм клубларында динебез кыйммәтләрен аңлатып вәгазьләр сөйли, халык белән бергә догалар кыла. Имам-мөхтәсиб белән бергә авылларда Буаның "Хаҗилар"  мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов та халык белән очрашуларда катнаша. 

Белгәнебезчә, гыйнвар азагында Буа районында яңа имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов билгеләнде. Илмир хәзрәт Россия ислам университетында һәм Мисырдагы "Әл-Әзһәр" университетында белем алган. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана