Бүген Камил хәзрәт Мәккәдә Хаҗ эшләре министрлыгының Мәккә бүлегендә булды. Биредә мөфти хаҗ эшләре буенча министр урынбасары, Мәккә бүлеге җитәкчесе, доктор Әмир бин Ясин Фаттани белән очрашты.
Очрашуда үзара хезмәттәшлек итүгә кагылышлы җитди сөйләшү үткәрелде. Камил хәзрәт иң беренче чиратта Татарстан хаҗиларын кайгыртып, үзенең фикерләрен җиткерде. Аерым алганда, “ДУМ РТ Хадж» программасын тормышка ашыруга кагылышлы, Татарстаннан килгән хаҗиларга яхшы хезмәт күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрне кузгатты.
Министр урынбасары Татарстан мөфтиенә Мәккәдә хаҗиларны кабул итү нечкәлекләре, алар өчен яңа инфрастуктура кору, “Әл-Хәрам” мәчетен зурайту хакында сөйләде.
Белгәнебезчә, кичә мөфти Мәккәдәгә дөньякүләм Ислам лигасында әлеге оешманың генераль сәркатибе Абдулла бин Абдул-Мохсин әт-Төрки белән очрашкан иде.