Татарстан мөфтие Мәккәдә

04 февраль 2014 ел 16:28

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Согуд Гарәбстанына сәфәре кысаларында изге Мәккә шәһәренә килде. Биредә ул кече хаҗ - гомрә кылды. 

Мөфти ике изге урын - Мәккәдәге "Әл-Хәрам" мәчетенә һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәребез (сгв) мәчетенә багышланган күргәзмәне карады. Күргәзмәдә әлеге мәчетләр белән бәйле төрле чорларга кагылышлы экспонатлар урын алган. Алар арасында борынгы намаз вакытын билгеләү җайланмасы, зәм-зәм коесының өске өлеше һәм башкалар бар.  Күргәзмә вәкилләре белән аралашу вакытында үзенчәлекле экспонатларны Казанда да күрсәтүне оештыру турында сүз барды. 

Шулай ук Камил хәзрәт бүген Кәгъбәтуллаһ өстенә ябыла торган җәймәне - кисвәне әзерләүче фабрикада булды. Монда хәзрәт җәймәне туку тәртибе белән танышып, үзе дә бу эшне башкарып карады. 

Белгәнебезчә, Хаҗ билгеле вакытта елга бер генә (зөлхиҗҗә аенда) үтәлә, гомрәне елның һәр көнендә үтәргә мөмкин. Гомрәнең гамәлләре өчәү: Тәваф кылу (Кәгъбәтул-Лаһны 7 тапкыр әйләнеп чыгу), Сәгый кылу (Сафа белән Мәрва таулары арасында 7 кат йөрү) һәм чәчне алдырып яисә кыскартып ихрамнан чыгу. Хаҗда исә бу гамәлләрдән башка Мина тарлавыгында булу, Гарафәттә тору, төнен Мөздәлифәдә куну, Минада яшәү, шайтанга таш ату йоласын үтәү, Корбан чалу гамәлләре дә өстәлә. 

Кәгъбә (әгъбә: куб) - мөселманнарның төп изге урыннары. Намаз вакытында да шул тарафка йөз тотып укыйлар. Ислам динендәге төп фарыз гамәлләрнең берсен үтәү өчен– хаҗ кылырга да ел саен бирегә киләләр. Кәгъбә Мәккә шәһәренең төп мәчете  "әл -Мәсҗид әл - Хәрам"ның үзәгендә урнашкан.  Кәгъбә тышкы яктан кисвә белән капланган була.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана