Камил хәзрәт Согуд Гарәбстаны баш мөфтие белән очрашты

04 февраль 2014 ел 12:55

Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре кысаларында Согуд Гарәбстанының баш мөфтие шәех Әбдел-Газиз  ибн Абдуллаһ белән очрашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин баш мөфтигә республикадагы ислам үсеше, мөселман инфраструктурасы, Россия мөселманнар өммәте турында сөйләде. Шулай ук нәзарәтнең эшчәнлеге белән таныштырды. Аннары ул шәехка "Хузур" нәшрият йорты бастырган татар дин әһелләре китапларын бүләк итте. 

Баш мөфти үз чиратында Камил хәзрәткә Согуд Гарәбстанына килүе өчен рәхмәтен әйтте һәм алга таба да Татарстан мөселманнарының ислам үсешенә зур өлеш кертүенә өметен белдерде.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана