Алабугада зурлап Мәүлид үткәрелде

03 февраль 2014 ел 15:52

1 февральдә Алабуга мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме уздырылды.  Алабуга районы имам –мөхтәсибе Әзмәр хәзрәт  Саматов бу хакта: “Болай зурлап Пәйгамбәребезгә багышланган Мәүлид бәйрәмен беренче тапкыр уздырдык. Без аны район хакимияте, җирлектәге мөселманнар ярдәмендә оештырдык. Алабуганың үзеннән, тирә-юньдәге авыллардан 300 гә якын мөселман кардәшебез җыелды. Авыллардан мөселманнарны алып килергә хакимият автобус белән ярдәм итте”, - диде .

Мәүлид бәйрәмендә Казаннан, Чаллыдан, Кукмарадан имамнар, мөнәҗәт башкаручылар, мөгаллимнәр дә катнашкан.  Вәгазьләр сөйләүдән, салаватлар әйтүдән тыш кичәдә шәкертләр катнашында үзенә күрә бер дәрес  тә уздырылган. Шәкертләр мөгаллимнәренең динебезгә кагылышлы сорауларына җавап биргәннәр.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана