29 гыйнварда Ульянда Мәүлид ән-Нәби уңаеннан мәҗлес һәм түгәрәк өстәл уздырылды. Ульян өлкәсенең Иделаръягы районының татар милли-мәдәни автономиясе уздырган чарада Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин, Болгардагы "Ак мәчет" имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов һәм башкалар катнашты. Кунакларга Ульян өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Мөхәммәд хәзрәт Байбиков, милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рафаэл хәзрәт Нәҗметдинов зур ихтирам күрсәттеләр.
Мәҗлескә 100дән артык кеше җыелган иде. Биредә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган вәгазьләр яңгырады, догалар кылынды. Моннан тыш 64 нче мәктәптә өлкә татарларына кагылышлы проблемаларга, мөселманнарны борчыган мәсьәләләргә багышланган сөйләшү булды. Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт түгәрәк өстәлдә халкыбызның рухи мирасы, динилеге хакында чыгыш ясады.