Мөфти Нурлатта

29 гыйнвар 2014 ел 13:38

Нурлатка эшлекле сәфәре кысаларында  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  район башлыгы Равил Кузюров белән очрашты. Әлеге очрашуда  җирле хакимият белән мөселман мәхәлләләре арасындагы хезмәттәшлек хакында сөйләштеләр. Камил хәзрәт Равил әфәндегә диния нәзарәте районнарда алып барган эшчәнлек, шулай ук нәшрият, мәгариф һәм дәгъват өлкәсендә кылынган гамәлләр хакында җиткерде.

Мөфти районның яңа җитәкчесе җирлектә динара татулыкны саклауга һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне таратуга зур өлеш кертер дигән өметен белдерде.

Шулай ук мөфти Нурлатта Спасс районы имам-мөхтәсибе Минсәгыйров Фәрхәт хәзрәт, Чистай районы имам-мөхтәсибе Шарифуллин Алмаз хәзрәт, Яңа Шишмә районы имам-мөхтәсибе Зартдинов Газизулла хәзрәт, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Зөфәров Равил хәзрәт һәм Норлат районы имам-мөхтәсибе Әюпов Айрат хәзрәт белән очрашу үткәрде. Әлеге чара мәхтәсибәтләрдәге хәлләр белән танышу һәм дини эшчәнлеккә кагылышлы проблемалар хакында сөйләшү, мәсьәләләрне бергәләп чишү юлларын эзләү максатыннан оештырылды.

 
 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана