"Бәхетле-Хәләл" супермаркеты бинасында мөселман товарлары кибете эшли башлады. Биредә дини китаплар, мөселманнар өчен кирәк-яраклар, сувенирлар сатып алырга мөмкин.
Әлеге кибеттә "Хузур" нәшрият йорты бастырган китаплар сатыла. Яңа басмалар укучыларга иң беренче чиратта биредә тәкъдим ителәчәк.
Кибет иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Адресы: Иске Татар бистәсе, Тукай урамы, 64.