Австралия татарлары Мәүлидкә җыелган

27 гыйнвар 2014 ел 18:09

Аделаидада (көньяк Австралия) яшәүче милләттәшләребез Мәүлид уздырганнар. Әлеге күркәм чараны оештыруны Айшә һәм Зыя Маскилар башлап йөргән. Үткән елларны да татарлар Мәүлид мәҗлесләре уздыра торган булганнар. Гадәттә, Пәйгамбәрне (с.г.в.) олылаган  чаралар өйләрдә үткәрелгән. Быел исә, күптән түгел Австралиядә яшүче татарларның гыйбадәт йорты һәм иҗтимагый үзәге ачылу сәбәпле, Мәүлид бәйрәме дә зурлап үзәктә оештырылган.

Өлкәннәрне дә, яшьләрне дә җәлеп иткән бәйрәмдә чиратлап татар телендә Пәйгамбәр (с.г.в.)  тормышы турында сөйләгәннәр, барысы бергәләп салаватлар әйткәннәр. Бөтен кеше дә күреп кабатлый алсын өчен салаватларны зур экраннарга язганнар. Аделаиданың  татар мәхәлләсе имамы Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов бәйрәмгә җыелганнарга Коръән аятьләренең мәгънәсен аңлаткан. Болардан тыш мәхәллә мөселманнары Айшә Маски һәм Мөшәррәф Вәлиф борынгы татар мөнәҗәтләре “Мәрхабә”не башкарган. Гәрәп графикасы белән бу борынгы мөнәҗәтләр Казанда инкыйлабка кадәр үк нәшер ителгән булган. Дини тексттан торган китапны Маски гаиләсендә күз карасыдай саклыйлар һәм буыннан буынга тапшыра киләләр. Төрек мөнәҗәтләрен исә Зыя Маски җиткергән, шулай ук ул махсус догалар да укыган.

Мәүлид кичәсе бергәләп чәй эчү белән тәмамланган. Биредә хәләл пицаларны мисырлылар әзерли икән. Ә тәм-томнарны бәйрәм табынына татар хатын-кызлары үзләре пешергән. 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана