Мөфти Камил хәзрәт Мәскәүгә сәфәре кысаларында Россия мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты. Рәсми очрашуда Равил хәзрәтнең урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов, Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Әлаүтдинов та катнашты.
Чәй өстәле артында мөфтиләр соңгы вакытларда мөселманнар арасындагы вәзгыять хакында фикерләштеләр һәм мөфтиятләр арасында хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Камил хәзрәт шәех Равил хәзрәткә Татарстаннан алып килгән бүләкләрне - "Хузур" нәшрият йорты нәшер иткән Коръән -"Казан басмасы" тиражының бер өлешен һәм "Мәүлид китабы"н бүләк итте.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/11783