Камил хәзрәт Равил хәзрәткә "Казан басмасы"н һәм "Мәүлид китабы"н бүләк итте

27 гыйнвар 2014 ел 14:32

Мөфти Камил хәзрәт Мәскәүгә сәфәре кысаларында Россия мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты. Рәсми очрашуда Равил хәзрәтнең урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов, Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Әлаүтдинов та катнашты.

Чәй өстәле артында мөфтиләр соңгы вакытларда мөселманнар арасындагы вәзгыять хакында фикерләштеләр һәм мөфтиятләр арасында хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Камил хәзрәт шәех Равил хәзрәткә Татарстаннан алып килгән бүләкләрне - "Хузур" нәшрият йорты нәшер иткән Коръән -"Казан басмасы" тиражының бер өлешен һәм "Мәүлид китабы"н бүләк итте.  

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/11783

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана