Татарстан мөфтие Мәскәүдә Мәүлид бәйрәмендә катнашты

27 гыйнвар 2014 ел 14:19

26 гыйнварда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ТР МДН делегациясе Мәскәүдә үткәрелгән Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә катнашты. Делегация составына мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, нәзарәт вәкилләре һәм башка дин әһелләре кергән иде. Татарстан мөфтиенең Мәскәүдә берничә очрашуы булды. Аерым алганда ул Россия мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хәзрәт Әлаүтдинов белән очрашты.  

Мәскәүнең Crocus Сity Hall залында үткәрелгән бәйрәмдә татар, рус, ингуш, кыргыз, гарәп, инглиз телләрендә динебезгә, Пәйгамбәргә (сгв) багышланган мөнәҗәтләр башкарылды. Бәйрәмне Казаннан артист Рамил Вәҗиев һәм телевизион тапшырулар алып баручы Альберт Шакиров алып барды.  Шулай ук Казаннан Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады. Бәйрәмдә Кыргызстан, Ингушетия, Франция, Төркия, Канада артистлары катнашты.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/11775

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана