Үз гаиләгезгә кайткандай булыгыз

25 гыйнвар 2014 ел 21:08

Республика авыл-шәһәрләре мәхәлләләрендә ай буе Мәүлид мәҗлесләре гөрләгәннән соң чират “Гаилә”гә дә җитте. Ният-максаты бер булса да, бүгенге мәҗлеснең башкаларыннан аерылып торуы, тәэсирләрнең җетерәк булуы гаҗәп түгел: “Гаилә” мәчетендә бер залга 170ләп кунакны җыйган Мәүлидебез тәүге тапкыр узды. Татарстан мөфтие урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килгән кунакларны, мәхәллә халкын бәйрәм белән котлап: ”Иң хәерле сүз – Раббыбыз Аллаһ сүзе”, - дигәннән соң, яшь имамнар Коръән укырга керешкәнче, кунаклар һаман килә торды.   

        Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров үзенең вәгазендә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) гүзәл холкы, аның Җир йөзендәге барлык мәхлукатлар өчен, кешеләрне караңгылыктан коткару, әхлакларын камилләштерү өчен җибәрелүе турында сөйләде. “Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллаһның сөекле бәндәсе иде. Әгәр без Аллаһның сөекле бәндәсе булырга теләсәк, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтен өйрәнергә, аңа иярергә тиешбез”, - дип, хәзрәт сәхабәләрнең ихласлыгы турында бер риваять китерде. “Беркөнне Хәнзәлә дигән сәхабә өенә кайткач, гаилә тормышына чума, вакытын балалары, туганнары белән шаяруда, гафләттә уздыра. Бер мизгелдә ул Пәйгамбәребез галәйһиссәлам янында булгандагы югары рухый халәтне искә төшереп: “Хәнзәлә монафикъ булды!” – ди. Аннары шул сүзләрне бертуктаусыз кабатлый-кабатлый мәчеткә таба юнәлә. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам янына килгәч янә: “Хәнзәлә монафикъ булды!” – дип әйтә. Аллаһның Рәсүле галәйһиссәлам гаҗәпләнеп: “Моны ничек аңларга?” – дип сорый. Хәнзәлә: “Без синең яныңда булганда һәм безгә җәннәт белән җәһәннәм турында сөйләгәндә, аларны (җәннәт белән җәһәннәмне) күргән кебек булабыз. Синнән аерылгач, дөнья эшләренә чумып, күп нәрсәләрне онытабыз”, – дип җавап бирә. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Йә Хәнзәлә, әгәр сез минем янымда булгандагы халәтне һәрвакыт сакласагыз, фәрештәләр сезне һәр урында сәламләрләр һәм кулларыгызны кысарлар иде. Ләкин, Хәнзәлә, белеп тор, мондый халәт вакыт-вакыт була”, – ди (Мөслим)”.

        Динебез үссен, өммәтебез ишәйсен, мәхәллә тормышы кайнап торсын, дип ихлас йөргән мөселманнар безнең арада да бар ул. Моннан берничә ел элек, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин  сүзләре белән әйткәндә, “җир кишәрлеген аяклары белән үлчәп”, монда мәчет булачак, иншә Аллаһ, дип Гаилә мәчете төзелешенә тотынган Хатип абый Бикмөхәммәтовның йөзендә бүген әнә нур балкый. “Сәдака акчасыннан башлаган идек, бу эшне иганәчеләр, җитәкчеләр, шәһәр мэры Илсур Метшин күтәреп алды. Тәвәккәлләсәң, Аллаһ Үзе ярдәм итә”,- диде ул тыйнак кына.

        Мәүлид мәҗлесенең үзенә күрә бер тәртибе бар. Анда вәгазь-чыгышлардан тыш Пәйгамбәребезне мактап касыйдәләр, мөнәҗәтләр көйләнә, салаватлар әйтелә. Без дә Сүриядән килгән кунак егетенең чыгышын, “Гаилә” мәхәлләсеннән ун яшьлек Нурмөхәммәт Шәриповның Коръән сүрәләрен укуын тыңлап ләззәтләндек. Коръән-хафизлыкка ул Мисырда укып кайткан икән.

        Бәйрәмебез матур табын артында сыйланып, бер-беребезне ихластан кысташып, хәзрәтләребезнең, кунакларның чыгышларын тыңлап дәвам итте. Хәзрәтләребез Пәйгамбәргә (с.г.в.) охшарга, зирәк, югары әхлаклы, укымышлы, абруйлы булырга тиешлек турында сөйләделәр. Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтеннән санаган барчабыз да шуңар омтылырга тиеш. Ә мәхәлләбездә гыйлем алыйм, гыйбадәт кылыйм, мохтаҗларга ярдәм итим, савап җыйыйм, дигән кешегә барлык мөмкинлекләр дә бар. Мәҗлес азагында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да нәкъ менә шул хакта әйтте:

-         Бәрәкәтле вакытта яшибез. Республикабызда барлыгы мең ярым мәчет эшләп тора. Үзебезнең ялт иткән мәчетебез бар, анда нинди сыйныф бүлмәләре, никах, балага исем кушу бүлмәләре – кереп карап чыгыгыз. Туганнарыгызны, күршеләрегезне дәшегез. Бүгенгедәй оныкларыгыз белән бергәләшеп килегез, аларга ислам тәрбиясе бирик, гыйлемгә өйрәтик, догачылар әзерлик. Гаилә мәчетенә килгәндә үз өйләренә, үз гаиләләренә кайткан шикелле булсыннар. Бергә кулга-кул тотынышып эшлик. Аллаһы Раббыбыз Татарстаныбызга, гаиләләребезгә тынычлык, бәрәкәт бирсен!                

                                                               Нәүбәһар КӘБИРОВА

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/11768

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана