"Гаилә" мәчете Мәүлид бәйрәменә чакыра

24 гыйнвар 2014 ел 16:19

25 гыйнварда Казанның “Гаилә” мәчетендә өлкәннәр өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелә. Башкаланың Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан яңа мәчеттә Мәүлид бәйрәме уздырыла. “Мәхәллә халкын, шулай ук бәйрәмебездә катнашырга теләгән һәркемне күркәм чарага көтеп калабыз. Мәүлид бәйрәме ул Пәйгамбәребезне (Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) олылаудан, аңар багышлап салаватлар әйтүдән, бергәләп догалар кылудан гыйбарәт. Без дә  Мәүлид уңаеннан оештырылган чарада динебез хакында вәгазьләр сөйләрбез, салаватлар әйтербез, Алла боерса”, - диде мәчетнең имам хатыйбы, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Шулай ук бәйрәмгә килүчеләргә бәйрәм ашы да әзерләнә.

Бәйрәм чарасы сәгать 10.00дә башлана.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана