Мамадышта Мәүлид бәйрәме

24 гыйнвар 2014 ел 10:06

23 гыйнварда Мамадышта Мәүлид бәйрәменә багышланган кичә уздырылды. Район мәдәният йортында үткәрелгән Мәүлид кичәсе мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәтнең Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Дини чарада Диния нәзарәтеннән дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев халыкны вәгазьләде, мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен-теләкләрен, котлауларын җиткерде, Пәйгамбәребезне (сгв) хакында сөйләде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, "Хәтер" фонды директоры Рафаил Газизов, Татар конгрессы җитәкчесе Гөлнәзирә Талипова мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады.  Россия Ислам университетыннан Коръән хафиз Дауд вәгазьләр сөйләде, Пәйгамбәребез (сгв)гә салаватлар әйтте. Бәйрәмгә җыелган халык Нәҗип Нәккаш, РИУ мөгаллиме Ильяс Халиковның катнашуын җылы кабул итте.  500 гә якын мөселман катнашкан чарада мөнәҗәтләр дә яңгырады, дип хәбәр итәләр Мамадыштан. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана