23 гыйнварда Мамадышта Мәүлид бәйрәменә багышланган кичә уздырылды. Район мәдәният йортында үткәрелгән Мәүлид кичәсе мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәтнең Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Дини чарада Диния нәзарәтеннән дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев халыкны вәгазьләде, мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен-теләкләрен, котлауларын җиткерде, Пәйгамбәребезне (сгв) хакында сөйләде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, "Хәтер" фонды директоры Рафаил Газизов, Татар конгрессы җитәкчесе Гөлнәзирә Талипова мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады. Россия Ислам университетыннан Коръән хафиз Дауд вәгазьләр сөйләде, Пәйгамбәребез (сгв)гә салаватлар әйтте. Бәйрәмгә җыелган халык Нәҗип Нәккаш, РИУ мөгаллиме Ильяс Халиковның катнашуын җылы кабул итте. 500 гә якын мөселман катнашкан чарада мөнәҗәтләр дә яңгырады, дип хәбәр итәләр Мамадыштан.
Мамадышта Мәүлид бәйрәме
24 гыйнвар 2014 ел 10:06

Соңгы яңалыклар

Күренекле дин әһеле Әбү Али әл-Ашари "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмасын тәнкыйтьләүгә җавап кайтарды
21 февраль 2021 ел 09:02
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы