Апаста Мәүлид уңаеннан дәгъват кичәләре уздырылды

23 гыйнвар 2014 ел 12:29

21 гыйнварда ТР МДН дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Апас районының Каратун һәм Бакырча авылларында  Мәүлид бәйрәме уңаеннан дини чаралар уздырдылар. Чараларда катнашкан мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров мәҗлескә җыелган халыкка мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен-теләкләрен, котлауларын җиткерде, Пәйгамбәребезне (сгв) хакында вәгазь сөйләде. Шулай ук дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев халыкны вәгазьләде, РИУ мөгаллиме Илъяс Халиков исә мөнәҗәтләр башкарды.    

Мәүлид кичәсендә танылган нәшриятчы Фәния ханым Хуҗиәхмәтова катнашуы һәм аның Мәккә, Мәдинәгә бәйле хатирәләре белән уртаклашуында мәҗлестә катнашучылар җылы кабул итте.

Чараларда 200дән артык кеше катнашты. 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана