21 гыйнварда ТР МДН дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Апас районының Каратун һәм Бакырча авылларында Мәүлид бәйрәме уңаеннан дини чаралар уздырдылар. Чараларда катнашкан мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров мәҗлескә җыелган халыкка мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен-теләкләрен, котлауларын җиткерде, Пәйгамбәребезне (сгв) хакында вәгазь сөйләде. Шулай ук дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев халыкны вәгазьләде, РИУ мөгаллиме Илъяс Халиков исә мөнәҗәтләр башкарды.
Мәүлид кичәсендә танылган нәшриятчы Фәния ханым Хуҗиәхмәтова катнашуы һәм аның Мәккә, Мәдинәгә бәйле хатирәләре белән уртаклашуында мәҗлестә катнашучылар җылы кабул итте.
Чараларда 200дән артык кеше катнашты.