Казан ислам көллияте шәкертләре конкурска әзерләнә

22 гыйнвар 2014 ел 11:38

24 гыйнварда башкалабызның  "Әл - Мәрҗани" мәчете каршындагы Казан Ислам көллияте шәкертләре арасында “Мусабака” конкурсы уздырыла. “Мусабака”- гарәп теленнән алынган сүз, бәйге, белемдә көч сынашу мәгънәсен аңлата. Әлеге чарага шәкертләр зур кызыксыну белән әзерләнә. Конкурста 5әр шәкерттән торган дүрт төркем катнаша. Алар көллияттә укытыла торган  барлык фәннәргә кагылышлы викторина сорауларына җавап бирергә әзерләнәләр. Моннан тыш, көллият студентлары дини уку йорты тормышын чагылдырган үзенчәлекле газета чыгарырга, дин, әдәп, әхлак, тәрбия темаларын яктыртырга тиешләр. Соңыннан нәтиҗәләр ясала һәм әлбәттә, җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә ия булачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана