Рөстәм хәзрәт ЗАГС идарәсе иҗтимагый советының яңа әгъзасы

21 гыйнвар 2014 ел 17:04

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан ЗАГС идарәсенең иҗтимагый советы әгъзасы булып сайланды.  Рөстәм хәзрәт нәзарәт вәкиле буларак  21 гыйнварда Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе коллегиясе  утырышында катнашты.  Җыелышта загс хезмәткәрләре Татарстанда 2013 елда алып барган эшчәнлекләре  турында сөйләштеләр һәм 2014 елга планнарын барладылар. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипова узган елга кагылышлы гражданлык актлары хәлләре турында  чыгыш ясады.

Коллегия утырышында идарәнең иҗтимагый советы яңа әгъзалары да билгеле булды. ЗАГС идарәсенең иҗтимагый советы әгъзасы булып сайланган Рөстәм хәзрәт: "Төрле актларны теркәгәндә мөселманнарның  сораулары туарга мөмкин. Әйтик, исем кушканда, язылышканда күптөрле хәлләр килеп чыга. Загс хезмәткәрләренә дә, аларга мөрәҗәгать итүчеләргә дә кайчак дин әһеленең киңәше кирәк була. Нәзарәт, шәхсән үзем, дин әһеле буларак, ярдәм итәргә тырышырмын", - диде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана