"Ярдәм" мәчетендә чираттагы курслар башлана

21 гыйнвар 2014 ел 12:26

Бүген, ягъни 21 гыйнварда Казандагы «Ярдәм» мәчетендә күрмәүче мөселманнарның чираттагы курслары башланды. Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күрмәүчеләргә дини белем алуның нинди тәртиптә барачагын аңлатты, аларны мөгаллимнәр-мөгаллимәләр белән таныштырды.

Укулар, әлбәттә, гарәп телендәге Брайль системасын өйрәнүдән башланачак. Ә аннары физкультура, компьютер һәм башкалар. Бер ай вакыт эчендә биредә дини белем алучы мөселманнар һәм мөслимәләр курслар ахырында биш вакыт намаз укырга да, сүрәләр ятларга өлгерәчәк.

 Бүгенге көндә аларның саны 40 кеше. Араларында Башкортстан, Чечня, Кисловодск, Пермь, Түбән Новгородтан һәм, әлбәттә, Татарстан районнарыннан килүчеләр дә бар. Сүз уңаеннан шунысын да әйтү мәслихәт: сиртмәле арбада гына йөрүче Буа кызы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова шулай ук Коръәнне укырга өйрәнү теләге белән килде. Узган елда бу талантлы кызның "Күңелем көндәлеге" дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Ә рәсем сәнгате буенча ул Халыкара "Филантроп" бүләгенә лаек булды, яшь язучыларның "Иделем акчарлагы-2012" бәйгесендә җиңү яулады.

"Ярдәм" мәчетенә әле тагын Дагыстаннан 4 кешенең килүе көтелә, дип хәбәр итә "Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана