Лениногорскида баш казый вәгазен тыңладылар

21 гыйнвар 2014 ел 10:17

18 гыйнварда Лениногорскида мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев,  көньяк-көнчыгыш төбәге казые  Марат хәзрәт Мәрдәншин, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйл Сингатулла һәм җирлектә яшәүче мөселманнар катнашында   Мәүлид бәйрәме уздырылды.

Чара турында мөхтәсибәттән түбәндәге язма килеп иреште.

“18 гыйнварда шәһәребезнең мәдәният сарае халык белән шыгрым тулган иде. Кунаклар шәһәрнең “Ихлас” мәчетендә ахшам намазын укып, намаздан соң туры очрашуга килделәр. Әлбәттә, шәһәр һәм район халкы бу очрашуны көтеп алды. Халыкның күпләп бу очрашуга килүенә, алдан “Заман сулышы”, “Лениногорские вести” газеталары аша белдерелүе дә нәтиҗәсез калмагандыр. Халыкның бу очрашуны көтеп алуының төп сәбәбе, әлбәттә, халыкның Ислам динебез турында күбрәк беләсе килүе, дингә карашының, мөнәсәбәтенең яхшы якка үзгәрүе, халыкның әкренләп булса да Ислам диненә тартылуы. Халыкның Җәлил хәзрәткә карата хөрмәте дә үзенең ролен уйнагандыр, залда утыручыларның дикъкать белән аның чыгышын тыңлаулары моңа дәлил булып тора.

Очрашу “Ихлас” мәчетенең эшчәнлеген яктыртучы роликлар күрсәтү белән башланды.  Аннан соң Керкәле мәктәбе укучылары матур итеп, Тукай  шигырьләре аша динебезнең мөһимлеген, кеше өчен бик кирәклеген искә төшерделәр.

Имам- мөхтәсибе Исмәгыйл хәзрәт Сингәтулла Коръән укыды. Рөстәм хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлау сүзләрен җиткерде.

Аннары  сүз Җәлил хәзрәткә бирелде. Аның чыгышы һәрвакыттагыча бик үтемле, аңлаешлы, гади телдә булды. Нинди генә темага кагылса да, чыгышын Коръән аятьләре белән дәлилләп, кирәкмәгән сүзләргә урын калдырмады.

2 сәгатьтән артык  ясалган чыгыштан соң сорауларга төпле, аңлаешлы, халык канәгать булырлык җаваплар яңгырады.

Кичә Коръән сүрәләре һәм дога кылу белән тәмамланды”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана