Кайбычта картлар йортындагы өлкәннәр өчен мәҗлес үткәрелде

21 гыйнвар 2014 ел 10:29

20 гыйнварда Кайбыч районы мөхтәсибәте картлар йортында Мәүлид ашы оештырды. Кайбыч районының Федоровское авылында урнашкан бинада Кайбыч районындагы һәм тирә юньдәге районнарда караучысыз ялгыз калган, төрле милләттәге  әбиләр, бабайлар яши. Әлеге өлкәннәр өчен бәйрәм өстәле әзерләнде һәм пәйгамбәребез  Мөхәммәд Мостафа саллаллһу гәләйһи вәсәлләм, шулай ук башка пәйгамбәрләр турында  һәм аларның һәммәсенең дә вазыйфалары  кешелек җәмгыятен һидәяткә күндерү икәнлеге турында вәгазь сөйләнде. Әлеге чараны үткәрүдә Олы Кайбыч авылы шәкертләре, мәчеттә хәзер укып йөрүче  һәм алдагы елларда гыйлеп алган апалар ярдәм итте, дип хәбәр итәләр Кайбычтан.

Шулай ук шәхси эшмәкәрләр Гөлия Гарәфетдинова һәм Гөлия Мотыйгулина да  Мәүлид бәйрәмен уздыруга үз элешләрен керткәннәр.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана