20 гыйнварда Кайбыч районы мөхтәсибәте картлар йортында Мәүлид ашы оештырды. Кайбыч районының Федоровское авылында урнашкан бинада Кайбыч районындагы һәм тирә юньдәге районнарда караучысыз ялгыз калган, төрле милләттәге әбиләр, бабайлар яши. Әлеге өлкәннәр өчен бәйрәм өстәле әзерләнде һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллһу гәләйһи вәсәлләм, шулай ук башка пәйгамбәрләр турында һәм аларның һәммәсенең дә вазыйфалары кешелек җәмгыятен һидәяткә күндерү икәнлеге турында вәгазь сөйләнде. Әлеге чараны үткәрүдә Олы Кайбыч авылы шәкертләре, мәчеттә хәзер укып йөрүче һәм алдагы елларда гыйлеп алган апалар ярдәм итте, дип хәбәр итәләр Кайбычтан.
Шулай ук шәхси эшмәкәрләр Гөлия Гарәфетдинова һәм Гөлия Мотыйгулина да Мәүлид бәйрәмен уздыруга үз элешләрен керткәннәр.